Бәйрәкәтамактагы кайбер әти-әниләрнең аңын аракы сөреме каплаган
Район башкарма комитеты карамагындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең бүген узган утырышында каралган биш административ беркетмәнең өчесе амораль тормыш белән яшәүче әти-әниләргә кагылды.
Бәйрәкәтамак авылында яшәүче гаиләләрнең берсе имин булмаган исемлектә торган еллар эчендә өлкән балалары үсеп җитеп, инде үзе гаиләсен булдырырга өлгерде. Тик менә аның кечкенә бертуганнарын яши торган йортта гына һаман тәртип урнаша алмый: даими рәвештә башларын эчүгә салучы әти-әни, торактагы тулы санитариягә каршы халәт... Өстәвенә гаилә башлыгы үзбелдекле торактагы җылылык системасын баллонлы газга да тоташтырган - бу йортта яшәүче балаларның гомеренә реаль куркыныч тудыра дигән сүз һәм бәхетсезлек тумасын өчен без кичекмәстән анык чаралар күрергә тиеш, дип басым ясады район прокуроры Тимур Фатыйхов. Комиссия әгъзалары Алабакүлдә яшәүче аналарның берсенә карата да шундый ук фикергә килде.
Ильмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев