Бәйрәкәтамактан тракторчы Гамилә җиңү иртәсен бодай кырында каршылый
Сентябрь аенда туксанынчы көзенә аяк баскан Гамилә апа Гарипованың гомер бәйрәме күркәм бер бәйрәмгә әверелде.
Юбиляр яши торган йорт-җирне эзләп, Бәйрәкәтамак авылы урамнарын озак әйләнергә туры килмәде. Капка-коймаларга бәйләнгән төсле шарлар әллә кайдан ук бу нигездә тантана булуын хәбәр итеп, үзенә кунакларны дәшеп тора иде. Урам башында ук очраган чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр тоткан милли киемле хатын-кызларның да кая карап юл алуын фаразлау кыен булмады.
Ышаныгыз, Гамилә әби Гарипова яши торган ихатадагы балкып торган чисталыкка, һәр каралтының шырпы кабы кебек төзеклегенә карап, биредә 90 яшьлек карчык яшәвенә һич кенә дә ышанасы килми. Гафу итегез, аның үзен дә әле карчык дип әйтү гөнаһ. Үз дөньясын үзе көтүче, үз йомышын үзе йомышлаучы Гамилә әби бүген дә әле уңган-булган хуҗабикә. Әле дә булса яшеллеген җуймаган чирәм өстендә корылган сый-нигъмәттән сыгылып торган табын уртасында юбиляр пешергән пирожкилар күренекле урын алып торды. Борыңгыча күмердә кайнап утыручы җиз самавыр борыннан агызып чәй эчкән кунаклар - район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, халыкны социаль яклау бүлеге белгече Гөлнара Галиәхмәтова, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева, авылның башлангыч ветераннар советы вәкилләре, үзешчән сәнгать осталары, күрше-күлән Гамилә әбинең камыр ашын мактап туя алмадылар. Ә инде юбиляр бакчасында шушы көнгә кадәр кызарып пешеп ятучы җир җиләгенең тәмлелеген исә гомумән сөйләп кенә аңлатырлык түгел.
- Башкорт иле белән чиктәш булган ямьле Ык буенда урнашкан Каразирек авылында табигатьнең мул фасылында туган кыз баласын әткәм белән әнкәм ак биләүгә биләгәндә, мөгаен, бәхетле озын гомер кичерсен, дип теләк теләгәндер. Мин, бәбкәйләрем, бик тә бәрәкәтле һәм матур тормыш юлы уздым, Ходайга шөкер.., - дип үзенә язылган гомер елларыннан канәгатьлеген белдерсә дә, Гамилә Нәҗип кызының да күзләрен яшь элпәсе каплаган көннәре булган.
Бар халыкны тигезләгән, тормышның астын өскә китергән Бөек Ватан сугышы елларында үсмер Гамилә трактор руле артына утырып, туган авылы кырларында иген үстерә, "корыч" атына комбайннар тагып, урак ура.
- 45нең мае. Чәчү чәчәбез. Әни кырда аш пешерә, ризыгы җитешкәч, колгага бәйләгән кызыл яулыгын әләм итеп һавага күтәрә. Кулларда агач тустаган, агач кашык... Ашарга гына керешкән идек, күзебез олы юлга төште. Басу юлын тузанга күмеп, безгә таба бригадир ашыга, без әсәрдек. Килеп җитәргә егерме метр чамасы ара калгач, бригадир агабыз сөрән салмасынмы: "Кызлар, кызлар, сугыш туктаган! Җиңү!"...
Бу көннәрдән соң бик күп язлар узса да, Гамилә апаның тавышы калтырады, җыерчыклы битләреннән күз яшьләре тәгәрәп төште.
Ал нурларга төренеп кояш байый,
Үткән еллар килә күңелгә.
Җиңүләрне яулап алган көннәр,
Онытылмаслар гомер-гомергә... - авыл үзешчәннәре сузган моңлы җыр күлелләрдәге сагыш-хатирәләрне тәмам уятты.
"Шатлыктан бу көннең узганын, караңгы кич җиткәнен сизми дә калганбыз. Хәзер көн туган саен бәйрәм, кадерен белеп яшәргә кирәк", дип бүгенге кешелек дөньясына теләкләрен теләүче тыл хезмәтчәне, зур юбилее көнендә үз адресына да бик күп изге теләкләр кабул итте. Юбиляр чәчәк бәйләмнәренә күмелде. Үзе кебек үк җитез, уңган, ачык йөзле, кунакчыл дүрт кызының хәятендә озын тормыш юлы узган ана күрекле урын алып торуы, инде үзләре дә гомер уртасын үтеп баручы балалары ана тормышында йолдыз булып балкуы аларның бер-берсенә зур хөрмәт, наз һәм ярату белән карауларында, ана тормышын тагын да нурлы һәм ямьле итү өчен һәр гамәлләрендә чагылып торды.
Тракторчы Гамилә җиңү иртәсен бодай кырында каршылый
Сентябрь аенда туксанынчы көзенә аяк баскан Гамилә апа Гарипованың гомер бәйрәме күркәм бер бәйрәмгә әверелде.
Ильмира ГАЛИЕВА
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев