Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чернобыль — ул безнең йөрәк ярасы

26 апрельдә Рәсәйдә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе — Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 38 ел тулуны билгеләп үтәләр.

1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша. 

Бу көнгә багышлап Урыссуда Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга куелган һәйкәл янында «Хөрмәт белән искә алыйк» исеме астында митинг узды. 

Чернобыль АЭСында һәлак булган кешеләр истәлегенә куелган һәйкәл янында район җитәкчелеге вәкилләре, шул элекке фаҗига ветераннары, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре тәрбияләнүчеләре һәм педагоглары җыелган. 

Митинг район мәдәният йорты режиссеры Эльвира Камалиева башкаруындагы «Чернобыль» дигән тетрәндергеч шигырь юлларыннан башланып китте. 
Чарага килгәннәр Чернобыль атом электр станциясендәге дүртенче реакторның шартлавы турында кайгы белән искә алды. 

Район җитәкчелеге исеменнән митингта катнашучыларга район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин мөрәҗәгать итте. Ул кыскача гына безнең районда яшәүчеләр дә катнашкан шул вакыттагы һәлакәткә тукталды. 

— Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы якташларыбыз фаҗиганең барлык масштабларын да аңлап бетермичә, Ватан чакыруына җавап бирә. Алар алдында зур хөрмәт белән баш иям. Райондашларыбыз үзләренә йөкләтелгән бурычны намус белән башкарды, — диде ул. 

Митингта катнашучылар һәлакәт нәтиҗәләрен бетергәндә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Аларның һәрберсенең күңелендә, һичшиксез, мондый фаҗига кабатланмасын, дигән өмет яши. 

Ахырда чәчәкләр салу тантанасы булды. Митингта катнашучылар һәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булганнарның барысын да искә алып, һәйкәлнең таш плитәсенә тере чәчәкләр салды.

Анастасия МИХАЙЛОВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев