Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чернобыль –Ютазы районы халкының уртак кайгысы

Сишәмбе иртәсендә, Чернобыль атом электр станциясе авариясе нәтиҗәләрен юк итүдә катнашкан якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында район митингы узды.

Менә алар, моннан утыз ел элек булган радиацияле аварияне чикләүдә катнашкан 23 ир-егет бер саф булып тезелде. Әйтерсең лә монда бернинди дә искитәрлек әйбер юк - Ватан чакырган һәм алар аны кабул иткән... Әмма бөтен җир шарын тетрәндергән гадәттән тыш вакыйга үзенең кайгылы эзен калдырмыйча калмады: Чернобыль катастрофасы - җәлеп ителгән ликвидаторлар һәм корбаннар саны буенча ул атом энергетикасы тарихында иң зур авария. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин якташларыбызга кыю гамәлләре өчен зур рәхмәтен җиткерде:

- Узган елларга һәм вакыйгаларга караш һәм бәя үзгәрсә дә, бер нәрсә үзгәрешсез кала - ул радиацияле зонада эшләгән кешеләр батырлыгы. Без сезнең алда түләп бетергесез бурычлы.

Ликвидаторлар командасы составында дүрт ел эшләгән, бүген "Чернобыль" берләшмәсен җитәкләүче Андрей Смоленцев якты дөньяны калдырган иптәшләрен искә алды, сафта булганнары өчен шатлыгын белдерде.

- Дүртенче энергия блогында шартлау яңгырады, ут ялкыннары асфальт һәм металлны эретте... Стихия 4 майга кадәр дәвам итте. 30 чакрым радиустагы кешеләр үз йорт-җирләрен калдырып, читкә китәргә мәҗбүр булды... Бу коточкыч көннәрдән соң 30 ел үтте - кайгылы дата. Шул ук вакытта 30 ел - ул авария урынында әле дә булса куркыныч тудыручы берничә төрле радиоактив матдәләр йогынтысы бетү срогы да... - Смоленцевның искә алып сөйләрдәй хәтирәләре шактый иде.

Яшь буын вәкилләре - Балалар район думасы әгъзалары район җитәкчелеге исеменнән тантана геройларына чәчәкләр һәп азык-төлек пакетлары тапшырды. Чернобыль атом электр станциясе авариясендә һәлак булучыларны искә алып, район җитәкчелеге, иҗтимагый оешма вәкилләре, митингта башка катнашучылар рәхмәтле Ютазы районы халкы исеменнән һәйкәл итәгенә тере чәчәкләр салды.

Ахырда Чернобыль атом электр станциясе авариясе нәтиҗәләрен юк итүдә катнашкан якташларыбыз "Восток" мәдәни-күңел ачу үзәгенә чәй табыны артына чакырылды. Алар тагын бер кат хәтирәләргә бирелде, истәлекләрне барлады... Петр Аськаев аларга үзе иҗат иткән җырларын бүләк итте. Кайчандыр күңелләрне тетрәндергән Чернобыль кара кайгы көне булудан туктасын өчен, мөгаен, әле шактый вакыт узуы кирәктер. Җир йөзендә үзенең биниһая зурлыгы белән сокландыргыч мәһабәт архитектура корылмасы яисә шаккатмалы гүзәллеккә күмелгән бакча калкып чыкса, бу вакыт заяга узмаган булыр иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев