Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Депутатлар корпусы көн кадагындагы мөһим мәсьәләләрне раслады.

Район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов рәислегендә узган IV чакырылышның XIX утырышы барышында депутатлар берничә мәсьәлә буенча карар кабул иттеләр.

Аерым алганда, сүз 2024 елның 1 июленнән депутатларның, җирле үзидарә органнарының сайланган вазифаи затлары һәм муниципаль хезмәткәрләр эшенә түләү тәртибе һәм шартлары турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында барды. Үзгәрешләр муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи эш хакы 105 процентка артуы һәм премия өлешенең 18 проценттан 41 процентка кадәр үсүе белән бәйле. Финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова билгеләп үткәнчә, муниципаль хезмәткәрләрнең эш хакы соңгы тапкыр 2023 елның 1 гыйнварында арткан. Үзгәртелгән Нигезләмәгә ярашлы, муниципаль хезмәткәрләрнең эш хакы үсеше 105 процент тәшкил итәчәк. Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә — «2024 елга һәм 2025-2026 еллар планлы чорына Ютазы муниципаль районы бюджеты турында» депутатлар кабул иткән карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында бәянләп, Руфия Мөхәммәтова түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

— Муниципаль район бюджетының керем өлешенә Татарстан Республикасы бюджетыннан түләүсез керемнәр хисабына 37,8 млн сумга арту ягына үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Чыгым өлешен 55,3 млн сумга арттыру карала.

Шулай ук депутатлар Бәйрәкә-Тамак авыл җирлегенең үзгәртелгән генераль планын расладылар. Утырыш эшендә әйтелгәнчә, әлеге җирлекнең соңгы генераль планы 2018 елда Ютазы район советы карары белән расланган.

— Бүгенге көндә, -дип билгеләп үтте архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Гөлнур Латыйпова, — санитар-саклау зонасын үтәү буенча таләпләргә бәйле кайбер үзгәрешләр кертергә кирәк. Мәсәлән, үзгәртелгән генераль планда Көрәш-Бүләк авылындагы ферма биләмәсе торак пунктан читкә чыгарылган. Шулай ук Подгорный бистәсендә зират һәм аңа якын җир участоклары да торак пункт чикләреннән чыгарылган. Моннан тыш, Подгорный бистәсендә һәм Бәйрәкә-Тамак авылындагы зират киңәйтелгән. Сәнәгать җитештерүен алга таба үстерү өчен авыл хуҗалыгы файдалануындагы җир участокларын 150 гектарга арттырып, җитештерү участокларына үзгәртеп кору үткәрелгән.

Район советы утырышында депутатлар тарафыннан расланган барлык мәсьәләләр дә Ютазы муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев