Диего Марадона ФИФА президенты вазифасына дәгъва кылмакчы
Аргентина җыелма командасының элеккеге атаклы һөҗүмчесе Диего Марадона Халыкара футбол федерациясе (FIFA) президенты вазифасына сайланырга ниятли. Бу хакта җирле «Ahora» басмасы Уругвай журналисты Виктор Моралеска сылтама белән хәбәр итә.
"Диего ФИФАда үзгәрешләр булуны тели, шуңа да оешманың президенты вазифасына сайланырга ниятли. Ул ФИФА тирәсендәге низагларда катнашырга түгел, ә көрәшергә тели. Аның абруе бик зур", - дип Моралес сүзләрен китерә ТАСС.
Искәртеп узабыз: ФИФА тариыхындагы иң зур низаг 27 май көнне Цюрихта чыкты, оешманың җиде түрәсе коррупциядә шикләнелеп тоткарланды. Аларны АКШка мәҗбүри китерү ниятләнә, анда аларга гаепләү белдерелергә мөмкин. Бер үк вакытта Швейцария полициясе 2010, 2018 һәм 2022 елгы дөнья чемпионатлары узачак илләрне сайлаган вакытта акча үзләштерү белән бәйле билгесез затларга карата җинаять эше кузгату да мәгълүм булды. 29 май көнне чратагы срокка сайланган Блаттер, гауга аркасында, отставкага китү турында игълан итте.
Блаттер яңа президент сайланганга кадәр үз вазифасында кала. ФИФА башкарма комитетының сайлау датасы билгеләнәчәк чираттан тыш утырышы июль аенда узачак.
/tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев