Димскәй елгасы аша яңа күпер ачылды
Екатериновка авылы янындагы Димскәй елгасы аша салынган яңа күпердән беренче машиналар үтте.
Тантанада район халкы, ике республиканың ведомство вәкилләре һәм район җитәкчелеге катнашты.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны үзләренең күркәм чыгышлары белән каршылады. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.
— Бүген «Урыссу-Октябрьский-Әбсәләм-Уба» автомобиль юлында күпер ачылу белән беррәттән, — дип билгеләп үтте ул, — без тагын бер күперне реконструкцияләү эшен дәвам итәбез, ул Ык елгасы аша салынган күпер.
Аның ябылуы кулланылу вакытында үз ныклыгын югалтуы белән бәйле. Без бүген күрше Башкортстандагы хезмәттәшләр, район җитәкчелеге вәкилләре белән әлеге объектта булдык, аның торышын карадык һәм без аны төзекләндерү буенча чишелеш юлларын эзләячәкбез. Бүгенге тантанага килгәндә, төзелгән күпернең мөһимлеге күренеп тора.
Аны төзүчеләргә, шәхсән «Главтатдортранс» директоры Эдуард Даниловка рәхмәт. Алар тиз арада бу эшне, барлык тиешле таләпләргә туры китереп, башкарып чыкты. Әлеге күпер төзекләндерүне көткән күперне алмаштыручы мөһим объект, дип уйлыйм. Һәм биредә кешеләрнең иминлеге өчен борчылырга кирәкми.
Исегезгә төшерәбез, күпер төзелешенең заказчысы — «Главтатдортранс» идарәсе, генераль подрядчы — «ТР күперләре» җәмгыяте, субподрядчы — «Виадук» җәмгыяте.
Димскәй елгасы аша күпер төзелеше ике өлештә башкарылды. Беренче өлешендә күпер янындагы юл һәм күпер үзе 4 метрга күтәртелде. Бу язгы ташу вакытында күпергә зыян килмәсен өчен шулай эшләнгән. Күпер озынлыгы 110 метр тәшкил итә, юл конструкциясенең бөтен өлешенә дә юл билгеләре ясалган.
Тантанада шулай ук Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов, «Главтатдортранс» идарәсе генераль директоры Эдуард Данилов, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин чыгыш ясады һәм үзләренең изге теләкләрен юллады. Менә тантананың төп мизгеле якынлашты. Кунаклар, күпернең ачылуы турында хәбәр итеп, хәрәкәтне тыючы юл билгесен хәрәкәт рөхсәт ителә дигән билгегә алмаштырды.
Шулай итеп, яңа күпер гамәлдә! Җилдә җилфердәгән әләмнәр тагып, күпер аша махсус йөк машиналары узды. Хәзер инде ике тугандаш республика арасындагы юлны киртәләрсез, ә иң мөһиме, һәлакәтсез узарга мөмкин.
Тантана тәмамланганнан соң министр, җыелучылар янына килеп, шаяртып, сорау бирде:
— Бирегә үз теләгегез белән килдегезме, әллә мәҗбүр иттеләрме?
— Әлбәттә, үз теләгебез белән килдек, — дип җавап бирде педагог — ветеран Зоя
Глушкова, — бәйрәмгә барырга, күпергә сокланырга теләдек. Ә күпер, чыннан да, искиткеч булган.
Роза ИСКӘНДӘР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев