Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Димтамак авылы халкы буыннар юлламасы кабул итте

Димтамак авылында да бүген Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл территориясендә моннан 50 ел элек обелискка куеп калдырылган капсуланы ачу тантанасы булды.

Димтамаклыларны район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова сәламләде. Элекке "Правда" колхозы рәисе Әдип Шафигуллин, Димтамак авыл җирлегенең беренчел ветераннар оешмасы җитәкчесе Ринат Әхмәдишин ярты гасыр элек булган вакыйгаларны искә алды. Һәйкәлдән вакыт капсуласын алу хокукы Ринат Әхмәдишин белән җирле мәктәп укытучы Шамил Шәйгомановка бирелде һәм "буыннарга юллама" белән дә ул таныштырды. Тарихи вакыйганы район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова йомгаклады.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев