Димтамак авылында мәчеткә капиталь ремонт эшләре башланды
Мәчеттә бүген ремонт кына түгел, аны үзгәртеп ясау эшләре дә бара.
Изге йортның түбәсе, стеналары, идәннәре алмаштырыла. Җылы идәннәр һәм санузел бүлмәсе ясала, яңа газ казаны куелачак. Манарасы өр-яңадан ясала торган мәчетнең фасады заманча материал белән төреләчәк. Берьюлы йорт алды территориясе дә төзекләндерелә һәм яңа коймалар урнаштырылачак. Әлбәттә, ишек алдында яшь агачлар да утырту күз уңында тотыла.
Хәзерге вакытта мәчет ремонтына ике бригада җәлеп ителгән. Шуларның берсе түбә ремонты белән мәшгуль булса, икенче бригада эчке эшләрне башкара.
Әлеге зур эшкә алынган иганәче үз исемен атарга теләмәде. Әмма ул бу изге гамәлгә чын күңелдән алынган. Үзе күрше шәһәрләрнең берсендә туып-үссә дә, нәсел тамырлары белән Димтамак авылына килеп тоташа. Хикмәт исемендә түгел, ә кылган ихлас гамәлләрдә.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев