Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Димтамак балалары гадәттән тыш вәзгыятьләргә әзер

Уку елы ахырында Димтамак мәктәбендә гадәттән тыш вәзгыятьләр һәм вакыйгалар килеп туган очракта балаларның үзләрен куркынычсыз тотулары буенча чаралар уздырылды.

Мәктәптә беренче медицина ярдәмен күрсәтү, янгын, бина шартлау куркынычы һәм башка куркыныч булганда нишләргә кирәклеге турында класс сәгатьләре үткәрелде. Хлор һәм аммиак ташлау һәм террорчылык акты кылу куркынычы кебек гадәттән тыш вәзгыятьләр килеп туганда, үзеңне тотыш күнекмәләре эшләнде. Янгын сүндерү күнекмәләре, санитар пост, хәбәрләшү формалаштырылып, элемтә урнаштырылып, мәктәп персоналы һәм укучыларга сынау эвакуациясе уздырылды. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең дәүләт инспектор-тикшерүчесе Олег Фомин укучылар белән әңгәмә уздырды һәм аларның сорауларына җавап бирде. Физик тәрбия укытучысы Ильмир Латыйпов тарафыннан уздырылган спорт эстафеталары да гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш вәзгыятьләрдән саклануга юнәлтелгән иде. Барлык чаралар балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев