Димтамак мәктәбендә физик тәрбия укытучылары семинары узды
Димтамак мәктәбендә физик тәрбия укытучылары семинары узды.
Күптән түгел әлеге мәктәптә грек-рим көрәше буенча "Батыр" спорт клубы ачылган иде, моннан тыш, кызлар һәм малайларның милли көрәш белән шөгыльләнергә мөмкинлекләре бар. Клуб җитәкчеләре Тимур Борһанов һәм Артур Иванов акробатика буенча ачык дәрес күрсәттеләр һәм балалар белән грек-рим көрәше буенча шөгыльләнделәр. Алар тарафыннан балалар белән эшләүнең төрле формалары һәм ысуллары файдаланылды. Семинар барышында физик тәрбия укытучылары эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, фикер алышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев