Димтамакта туучылар саны күбрәк
Узган елны Димтамак авыл җирлегендә җиде бала туган, бу аннан алдагы елга караганда, бер балага күбрәк, вафат булучылар саны ике кешегә кимегән.
Бу хакта халык җыенында Димтамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов хәбәр итте, ул шулай ук 2023 елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга планнар белән таныштырды.
Әлеге җирлеккә алты авыл — Димтамак, Алабакүл, Акъюл, Тарлау, Яссытугай һәм Екатериновка авыллары керә.
— 2024 елның 1 гыйнварына шәхси хуҗалыкларда эре мөгезле терлек саны 364 баш тәшкил итте, — дип билгеләп үтте Хөснетдинов үз чыгышында. — Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар саны өч башка кимеде һәм барлыгы 165 баш тәшкил итә. Сарыклар һәм кәҗәләр — 399 баш. Җирлектә умартачылык белән күбрәк шөгыльләнә башладылар, барлыгы 139 умарта исәпләнә, бу узган ел белән чагыштырганда 27гә күбрәк.
Гомумән, төрле программалар буенча башкарылган эш күләме монда бик зур. Бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү — белемле җитәкчелек күрсәткечләренең берсе. Мәсәлән, 2 млн сумлык грант акчалары Димтамак авылында парк төзүгә юнәлтелгән. Җирлектәге барлык программаларны тормышка ашыру белән таныштырып, Хөснетдинов учреждениеләр һәм иҗтимагый оешмалар, җирлек биләмәсендә эшләп килүче авыл хуҗалыгы җитәкчеләре — Рамил Гәрәев һәм Айнур Әхмәдиев белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләүләрен ассызыклады. Биредә төзекләндерү буенча шактый эшләр бергәләп башкарыла.
Җыелышта катнашучылар авыл җирлеге башлыгының эшенә югары бәя бирде. Башкарылган эшләрнең күләмле булуына игътибар итеп, алар үзләрен борчыган сорауларны да күтәрде. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм тиешле хезмәт җитәкчеләре сорауларга тулы җавап бирде, башка сорауларны игътибар үзәгенә алды.
Гадәттәгечә, хезмәт һәм бүлек җитәкчеләре районда, үз хезмәтләре өлкәсендә башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирделәр. Җыенга килүчеләрнең игътибары җинаятьче алдакчыларның артуына һәм телефоннан шалтыратуларга, чыбыкның икенче ягында сезнең өчен "борчылучы дуслар«ның тәкъдимнәренә карата сак булу кирәклегенә юнәлтелде.
Тагын бер тапкыр искәртәбез, кәрәзле элемтә операторларыннан, банк хезмәткәрләреннән килгән барлык шалтыратуларга да җиңел генә ышанырга кирәкми. Хәзерге цифрлаштыру дөньясын айти-технологияләрдә алдынгы булган кырыгалдарлар үз файдаларына куллана. Һәм алар һәрвакыт җиңел ышанучан кешеләрне актив эзләү юлында. Беркатлылык, артык ышану кешене «акча кармагына» эләктерергә мөмкин.
Ахырда җыенда катнашучылар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Район башлыгы илебезгә килгән сынау көннәрендә Ватан чакыруына җавап биргән ир-егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук җирлек активистлары да бүләкләргә лаек булды.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев