Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дөньякүләм “Татарча диктант ЯЗ” 2021 чарасына Кәрәкәшле җирлегендә яшәүчеләр дә теләп кушылдыы

Ютазылылар Татарча диктант язды.

Үз туган телләрен ни дәрәҗәдә белүләрен сынарга теләүчеләр Кәрәкәшле мәктәбе бинасына җыйналды. Акция йөзгә якын кешене колачлады һәм ул ике бүлмәдә оештырылды. Катнашучылар  арасында укучылар, укытучылар, әти-әниләр, төрле һөнәр ияләре бар иде. Мәктәп коллективы диктант язуга җитди әзерләнгән, сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән. Чара башланыр алдыннан 6 сыйныф укучысы Диана Хәйдәрова җыелучыларга ана теленә багышланган шигырьне сәнгатьле итеп  сөйләде. Быел да бик матур, эчтәлекле текст тәкъдим ителде. Гомәр Бәшировның “Чишмә моңы ничек җыр булды?” дип исемләнгән мәкаләсен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мәрданова укыды. Чара “Туган тел” җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды. Диктант язарга теләк белдергәннәрнең кайберләре бу чарага телевидение яки онлайн аша язуга кушылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев