Дөньякүләм әдәби марафон
Кечкенәдән уңышка омтылучы балалар һәм 20 яшькәчә яшүсмерләр өчен быелның 1 июлендә #XXIVәдәбимарафон проекты старт алды.
Акбаш авылы китапханәсенә йөрүче яшь китап укучылар да, быел үзләренең җәйге ялларын файдалы итеп үткәрү максатыннан, әлеге проектка кушылдылар. 1-21 июль аралыгында Газизуллин Эмиль, Нурсәетова Айгөл, Баһаува Азалия татар телендә укыган әсәрләр белән ВК социаль челтәрендәге битләрендә уртаклашып, язмалар урнаштырып бардылар. Балалар һәм әти-әниләрнең тырышлыгы бушка китмәде - алар финалга чыктылар һәм 11 августта Апаста үтүче Әдәби сабан туена чакыру алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев