Дүшәмбе көнне яуган яңгыр район аграрийларын сөендерде
Дүшәмбе көнне кичен яуган яңгырлар район буенча туфракка уртача дүрт миллиметр дым бирде.
Игеннәрнең икенчел тамырына, яфракларына бераз булса да шифа биргән явым-төшем генә июнь аеның кызу көннәре зыян салып өлгергән үсемлекчелек дөньясын коткарып кала алыр микән? Инде арада сабан бодаен урып, малга ашата башлаган хуҗалыклар да бар. Бүген авыл эшчәннәренең төп бурычы - кул астындагы теләсә кайсы яшеллектән терлек азыгы туплау, дип ассызыклаган экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, көзге чәчү өчен җир хәзерләүне дә алгы планга чыгарды. Аномаль эссе торган елларда да уҗымнарның һәр гектарыннан уртача 15 центнер уңыш җыеп ала алганнарын өлкәннәр яхшы хәтерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев