Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Дубравушка” балалар-сәламәтләндерү лагере беренче смена тәрбияләнүчеләре алдында үз ишекләрен ачты

Безнең районда да 15 июньдә "Дубравушка" балалар-сәламәтләндерү лагере беренче смена тәрбияләнүчеләре алдында үз ишекләрен ачты.

Бу иртәдә рюкзаклар аскан укучылар район мәдәният йорты каршындагы мәйданга төбәгебезнең иң соклангыч урыннарының берсендә ял итәргә китәргә әзерләнгәннәр иде. Сүз уңаеннан, балалар ялы бик актив булырга ошый. Чөнки бу сменада грек-рим көрәше, футбол, баскетбол һәм җиңел атлетика белән шөгыльлнүче спортчылар ял итәчәк. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова кыскача укучыларны лагерьдагы яңалыклар белән таныштырды, балаларның тулы кыйммәтле ялы өчен, республика программасын тормышка ашыру аркасында, барлык шартлар тудырылганлыгын ассызыклады. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әле совет чорында ук төзелгән корпуслар тузган һәм ремонтка акча юнәлтүне таләп итә иде. Бүген лагерь эстетик яктан җәлеп иткеч "кыяфәткә" керде. Корпуслар ремонтланган, заманча җайланмалар белән тәэмин ителгән яңа туклану блогы төзелгән, саклау камерасы гамәлдә һәм менә дигән душ бүлмәсе бар. Моннан тыш, лагерьда тәүлек әйләнәсендәге сак посты торачак, спортчыларның куркынычсызлыгы өчен шәхси сак предприятиесе җавап бирәчәк. Сүз уңаеннан, балалар утырган автобуслар кортежын дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре озата китте.

Спортчыларның лагерьда ял иткән чорында - 18 көн дәвамында әти-әниләргә "Дубравушка"га килмәскә, казылыклар һәм чипсылар белән балаларны өстәмә рәвештә сыйламаска тәкъдим ителде. Пройдакова лагерь директоры белән таныштырды: быел әлеге вазифа яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Айгөл Хәбибуллинага йөкләнгән.

- Директорны тыңларга, теш пасталарын билгеләнешләре буенча гына файдаланырга, - дип шаяртты ахырда Светлана Валерьевна, - шул ук вакытта спортчыларның дисциплиналы һәм оешкан булуларын ассызыклады.

Сүз уңаеннан. Районда шулай ук мәктәп яны ял һәм хезмәт лагерьлары эшли башлады, 1 августтан үзенең чатырларын "Горизонт" палатка лагере урнаштырачак. Район җитәкчелегенең бурычы - бер генә бала да караучысыз калырга тиеш түгел.

Комментарий

Беренче һәм икенче сменада "Дубравушка" балаларны сәламәтләндерү лагеренда җитмешәр бала ял итәчәк, өченче сменада - алтмыш укучы. "Дубравушка" директоры сүзләре буенча, ял итүчеләрнең көннәре бай эчтәлекле - спортчылар көнгә өч тапкыр тренерлары белән осталыкларын чарлый. Моңа исә лагерь мохиты - саф һава, яхшы сыйфатлы ризык булышлык итә. "Горизонт" чатыр лагерена килгәндә, табигать кочагында актив ялны өстен күргән 15 укучы походка җыену өчен рюкзакларын әзерлиләр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев