Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Дубравушка»да - күрү буенча инвалидлар слеты

«АРГО дуслары очрашуы» - әнә шундый исем астында Ютазы районының имәннәр шаулап утырган соклангыч табигать почмагында IX Төбәкара күрү буенча инвалидлар слетын ачу чарасы узды.

Бирегә Бөтенрәсәй сукырлар җәмгыятенең җирле оешма вәкилләре җыйналды. Чарада катнашучыларны «АРГО» күрү буенча инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Андрей Челноков сәламләде. Ул барысына да иң изге теләкләрен юллап, җыен эшендә төрле яклап ярдәм күрсәткән район активистларына рәхмәт хатлары тапшырды.

Аңа Бөтенрәсәй сукырлар җәмгыятенең Ютазы җирле оешмасы рәисе Лилия Вахитова да кушылды. Ул, җирле оешма өчен истәлекле булган әлеге вакыйга белән котлап, аның актив әгъзаларына – Зәния Җиһаншинага һәм Әлфирә Камалетдиновага рәхмәт хатлары тапшырды. Район җитәкчелеге исеменнән кунаклар алдында мәдәният бүлеге җитәкчесе Мария Килячкова һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Дарья Газетдинова чыгыш ясады. Алар слетта катнашучыларны Ютазы җирендә сәламләүләренә шат булуларын белдерде, мондый очрашуларның дәвамлы булачагын ышандырды.  Ә нәкъ менә шушы җыенга килгәндә, ул нәтиҗәле узачак, җанлы аралашуларга бай булачак һәм һәркем аңардан үзенә файдалы мәгълүмат алачак.

Чараның беренче көне табигать белән танышуга һәм ял итүгә багышланды. Сүз уңаеннан, әлеге гаҗәеп ямьле урыннар һәркем күңеленә хуш килде, барысы да һаваның сафлыгын, ә кешеләрнең киң күңелле булуын уңай бәяләде.

- Бу ел безнең оешма өчен юбилей елы, – дип билгеләп үтте Андрей Челноков. – Безгә ун ел тула. Слет Чуашстанда, Удмуртиядә, Татарстанда яшәүчеләрне җыйды. Иртәгә Волгодонскидан киләләр. Алдагы көнне күрү буенча инвалидлар өчен кече Сабан туен уздыру күздә тотыла. Анда гадәти сабан бәйрәме кебек үк төрле ярышлар булачак. Планда – Ютазы районының мәдәни һәм тарихи урыннарында булу. Моннан тыш, әлеге мәйданчыкта мәгълүмати сәгатьләр дә тәкъдим ителәчәк.

Яр Чаллыдан сукырлар төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзалары Ольга Волкова һәм Марина Скребина слетның төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүен, аның эшендә шулай ук медицинадагы  казанышлар күрсәтелүен, күрмәүче яки начар күрүче кешеләрне компьютерга өйрәтүдәге яңалыкларга игътибар ителүен  ассызыклады.

- Без биредә үзара уен яки тест төрендәге мәгълүматлар белән алмашабыз, - дип билгеләп үтте алар. - Бу күрү сәләте бозылган кешеләр өчен бик мөһим. Безнең монда йөртүче этебез бар. Без аны ничек алырга һәм аның белән ничек эшләргә икәне турында  сөйләячәкбез.

Баксаң, әлеге сөйкемле кызлар искиткеч матур итеп җырлый да икән әле. Район мәдәният йорты артистлары тәкъдим иткән концерт программасына аларның чыгышы да өстәлде. Алар «Нежность» дуэты дип йөртелә. «Дубравушка»да җыелган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карыйсың да, артистларның чыгышларына чын күңелдән шатлануларына, ихлас аралашуларына сокланасың. Аларны инвалид дип атарга хәтта тел әйләнми. Чөнки, физик яктан мөмкинлекләре чикле булса да, алар һәрбер игелекне бәяли белүче, сизгер күңелле, нәзакәтле кешеләр. Чара барышында җыенда катнашучылар рәхәтләнеп күңел ачты, шаярды, йөзләре елмаюдан балкыды, артистларны һәм чыгыш ясаучыларны көчле алкышларга күмделәр. Әлеге ихлас кешеләр белән аралашканнан соң, үзеңнең дә күңелеңне ниндидер эчкерсез хисләр, яктылык биләп ала.

Халыкта шундый сүзләр бар: әгәр син авыртуны тоясың икән, димәк, син тере, әгәр инде чит кешенең авыртуын сизәсең икән – син кеше. Ә безнең һәрберебез дә тере һәм без - кешеләр, шулай бит?

Роза Искәндәр

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев