Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Дубравушка»да төзекләндерү эшләре кайный

Районның төп төзелеш мәйданчыгында - Хөррият авыл янындагы имәнлек урманы уртасында төзекләндерү эшләре бара.

Төзүчеләр «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагерендагы табигый күренешне мөмкин кадәр саклап калырга тырыша.

Без лагерьга килгәндә, биредә тулы көченә эш кайный иде. Сэндвич-панельләр китерелгән, алар үз сәгатен көтә. Экскаватор эшли, эретеп ябыштыручы үзенең эше белән мәшгуль. Эшчеләр арасыннан подрядчыны эзләп табып, аның белән әңгәмә корабыз.

- Монда яңадан ике йокы бинасы төзелә, - дип аңлатты ул. - Биналарның нигезе һәм каркасы әзер инде. Шушы көннәрдә сэндвич-панельләрне урнаштыра башлыйбыз. Шулай ук душ бүлмәсе, медпункт, склад бинасы төзү күздә тотыла. Тиздән контроль-узу пунктына (КПП) нигез сала башлаячакбыз.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстан буенча «Җәй – балаларга» программасы кысаларында 97 балалар ял лагере төзекләндерелә. Безнең "Дубравушка" балалар-сәламәтләндерү лагере 2024 елда файдалануга тапшырылачак.

- Ә район укучылары җәйге ялларын кайда үткәрәчәк? - дип сорыйм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузановтан.

- Чаллы, Түбән Кама, Азнакай шәһәрләренең шундый ук ял лагерьларында, - дип җавап бирә ул. - Өстәвенә, районда мәктәп яны һәм йорт яны лагерьлары эшли.

Димәк, балаларга ялларын файдалы итеп уздыру өчен урыннар бар. Иң мөһиме, алар үзләре ачык һавадагы актив һәм файдалы ялга өстенлек бирсен. Шунысын билгеләп узарга кирәк, районда “хезмәт” лагерьларын сайлаган укучылар да аз түгел.

Мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, районның 50дән артык укучысы төрле предприятиеләргә эшкә урнаштырылган. Әйтик, «АгроМир» җәмгыятендә җәйге ялларда тугыз бала хезмәт куячак, «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы аша йорт яны лагерьлары әйдаманнары булып алты кыз эшкә урнашкан, «Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе»ндә ике кеше эшләячәк. Ютазы авыл җирлегендә, районның архив бүлегендә һәм «Электросоединитель» җәмгыятендә дә яшь эшчеләр бар. Сүз уңаеннан, «Электросоединитель» предприятиесендә укучылар мәктәп каникуллары вакытында гына түгел, ә укудан буш вакытта да хезмәт куя. Алар детальләр белән бик теләп эш итә. Эшкә урнашкан балалар мәшгульлек үзәгеннән ай саен 2 мең 250 сум акча ала. Минималь хезмәт хакы күләмен, билгеләнгән ташламалар белән, предприятие өстәмә түли.

Эшкә урнашкан егет-кызлар ничә сәгать эшләргә тиеш соң? Канун нигезендә, әгәр балага 14 яшь булса, ул көненә 4 сәгатькә кадәр эшләргә тиеш, ә 15 яшьлекләр инде биш сәгать эшли ала. 16-17 яшьлекләр җиде сәгатькә кадәр хезмәт белән мәшгуль була ала.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев