Э-эх, шома басабыз
Июнь аеның ямьле бер кичендә Бәйрәкә авылы халкы, җәйге бакча эшләреннән беразга арынып, авыл мәдәният йортына җыелды.
Моннан 10 еллар элек оныкларымның бәйрәм иртәсендә ясле-бакча мөдире Гөлназ Фәтхиева: “Безнең балалар күбесе биюгә сәләтле. Без аларга биюләр өйрәтәбез, матур итеп биетәбез, ә мәктәпкә бару белән шушы сәләтләре югала. Мәктәптә дә дәвам итсеннәр иде”, - дигән теләген белдергән иде. Аның шушы теләге, әллә Аллаһы Тәгаләнең “Амин” дигән чагына туры килде, балалар иҗат үзәгеннән Бәйрәкә мәктәбенә хореограф урыны бирелде. Үзлегеннән шушы һөнәрне үзләштергән авылыбыз килене, күрше Бәйрәкәтамак авылы кызы Айгөл Латыйпова бик теләп шушы эшкә алынды. 9 ел дәвамында ул шактый биюләр куйды, бик күп биючеләр тәрбияләде. Айгөл куйган биюләр гади генә бию түгел, аларның һәркайсы тирән эчтәлекле. Дөрес итеп көен дә сайлый, дөрес итеп аяк-кул хәрәкәтләрен дә куя белә. Биючеләребез һөнәрманнардан бер дә ким биеми. 2022 елның ноябрендә, Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан, “АгроМир” җәмгыяте Казаннан артистлар чакырткан иде. Ренат Вәлиев җитәкчелегендәге төркемдә Зөлфәт Зиннуров, Гүзәл Җәләлова кебек күренекле артистлар чыгыш ясады. Әмма биючеләре юк иде. Биюдән башка концерт шәрәрәк булуын исәпкә алып, Айгөлдән берничә бию сорадык. “Тургай” бию төркеменең биюләрен күреп, килгән артистлар чын биючеләр дәрәҗәсендә биисез дип, югары бәя бирде.
20 июнь кичендә “Тургай” бию төркеме ел дәвамында өйрәнгән биюләренең исәп концертын уздырды. Тагын шунысы бик куанычлы: быел “Алсу” ясле-бакчада бию төркеме эшли башлады, нәниләребез бу көнне бик матур итеп чыгыш ясады. Биючеләр киемнәрен алыштырган арада, җырга сәләтле балалар, әти-әниләр матур җырлары белән куандырды. “Тургай” бию төркеменең ирешкән уңышлары да байтак, аларның барысы да билгеләп үтелде. Соңыннан балалар иҗат үзәге директоры Рәйлә Гыйззәтуллина матур теләкләрен җиткерде, төркемнең мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш балаларына сертификатлар, аларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды. “Тургай” бию төркемендә һәм “Ак калфак” кул эшләре түгәрәгендә шөгыльләнүче балаларга исә грамоталар тапшырылды. Авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, ясле-бакча мөдире Гөлназ Фәтхиева, рәхмәт әйтеп, биючеләргә иҗади уңышлар теләде. Тырышлыкларына күрә, “Тургай” бию төркеменең матди нигезе дә яхшы: “АгроМир” җәмгыяте һәм авылыбыз егете, эшмәкәр Равил Әхмәтшин иганәчелеге белән шактый гына киемнәр, читекләр һәм түфлиләр тектергәннәр.
Авылыбызда шундый бию төркеме булуы белән без бик горурланабыз. Аларга киләчәктә тагын да югары иҗади уңышлар телибез.
Зәйтүнә Ямаева, Бәйрәкә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев