Эчәргә яраклы сыйфатлы су – иң мөһиме
«Урыссу-Водоканал» җәмгыятенең төп эше - суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен карап тоту, аларга капиталь һәм агымдагы ремонт ясау.
Әлеге предприятие 2001 елдан бирле эшли. Урыссу бистәсендә бүгенге көндә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу системасы бар. Сүз уңаеннан, Урыссудагы үзәк канализация системасына барлык күпфатирлы йортлар һәм кайбер шәхси йортлар тоташтырылган. Бу Пушкин, Болын һәм Шагыйрь Сирин урамнарындагы йортлар.
Күпчелек шәхси йортларда шамбо куелган. Су белән тәэмин итүгә килгәндә, әле күптән түгел генә район үзәге һәм авыл җирлекләре урамнарында су колонкалары тора иде. Суны көянтәләр асып, чиләкләр белән, шулай ук канистр һәм савытлар куелган велосипедларда ташыдык. Районда үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы эшли башлагач, шәхси йортларга да су кертелде.
2000 елда файдалануга тапшырылган Чатра су алу җайланмасыннан килгән суны халык теләп куллана. Бу Урыссудан 15 чакрым ераклыкта, Акбаш авылы янында урнашкан сыйфатлы эчә торган су чыганагы. Биредә 400 кубометр сыйдырышлы ике резервуар бар. Монда тугыз скважина эшли, аларның икесе 2006 елда, берсе 2010 елда борауланган. Чатра су алу җайланмасыннан килгән суны Урыссу бистәсе, Димтамак, Әбсәләм, Тарлау, Ютазы, Ак Юл һәм Байлар авыллары куллана.
- 2004 елдан безнең предприятиедәге су алу җайланмаларында автоматлаштырылган идарә системасы эшли, - ди «Урыссу-Водоканал» җәмгыяте директоры Зөфәр Гыйниятов. - Автоматика скважиналар белән дистанцион идарә итәргә мөмкинлек бирә. Ягъни, су системасына тиешле күләмдә генә су килә. Гомумән, "Урыссу-Водоканал" 149 чакрым суүткәргеч линиягә хезмәт күрсәтә, шуларның 80е Урыссу бистәсендә. Предприятие тарафыннан тузган торбаүткәргечләрне яңа, күпкә чыдамрак полиэтилен торбаларга алыштыру буенча зур эш башкарылды.
Аксакүл су алу җайланмасы 1976 нчы елда төзелгән. Ул Аксакүл тавында, Урыссу бистәсеннән өч чакрым ераклыкта урнашкан. Әлеге су алу җайланмасының сыйфаты Чатра суыннан күпкә калыша. Әмма су алу җайланмасының беренчесен эшләтеп җибәрү 2017 елда Урыссу ГРЭСының ябылуы белән бәйле. Ул Урыссу бистәсендә бердәнбер кайнар су белән тәэмин итү чыганагы иде. Шулай итеп, Урыссу бистәсендә су белән тәэмин итү системасын яңарту турыдан-туры Урыссу ГРЭСы җиһазларының кулланылыштан алынуы белән бәйле булды. Нәтиҗәдә, Урыссуның күп фатирлы йортлары шәхси җылытуга күчерелде. Урыссулыларны бары бер сорау борчыды: су җитәрлек булырмы? Җитәр, озак еллар резервта торган Аксакүл су алу җайланмасы бар, дип җавап бирде җирле хакимият. Бүгенге көндә су белән тәэмин итү борчу тудырмый. Әмма мәсьәлә башкада - эчәргә яраклы суның сыйфатында.
- Халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү өчен яңа су әзерләү станциясен төзергә кирәк, - дип дәвам итә предприятие директоры. - Предприятиенең чистарту корылмалары инде искергән һәм бу эшне тулысынча башкара алмый. Бу мәсьәләне без Татарстан Республикасы Хөкүмәте алдында күтәрдек. Бүгенге көндә ул тикшерелә - проект документациясе әзерләнә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, су әзерләү, ягъни суны санитар нормаларга туры китерү - арзан эш түгел. Моннан тыш, без Чатра су алу җайланмасында өстәмә бораулау мәсьәләсен дә карыйбыз.
Исегезгә төшерәбез, «Урыссу-Водоканал»ның су алу мөмкинлеге – елына 450 000 кубометр. Халыкның суга булган бүгенге ихтыяҗы - елына 411 000 кубометр тәшкил итә.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев