Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Екатериновка: сораулар бер кочак

Узган җомга көнне Димтамак авыл җирлегендә халык район җитәкчелеге белән очрашты.

Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалиев җыелучыларны 2012 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды. Аның чыгышыннан аңлашылганча, Димтамак авыл җирлеге составына кергән алты торак пунктта төзекләндерү, аеруча 570 ихата көче белән законсыз рәвештә барлыкка китерелгән чүплекләрне юк итү буенча чаралар күрелгән. Бу эштә җирлеккә аның территориясендә булган химаячеләр, сәнәгать предприятиеләре, нефтьчеләр, шәхси эшмәкәрләр зур ярдәм күрсәткән. "БиоТранс" ҖЧҖ белән килешүләр төзелгән. Марс Марат улы авылдашларын, өмәләрдә катнашып, тәртипне бергәләп урнаштырырга чакырды. Шулай ук су үткәргеч һәм җылылык трассасы төзү, карт һәм озын булып үскән агачларны кисү, җир участокларын межалау, күп балалы гаиләләргә участоклар бирү буенча планлаштырылган чаралар тормышка ашкан. Авыл башлыгы урамнарда еш кына бәйсез йөрүче мал-туарны көтүгә чыгару мәсьәләсенә игътибарны җәлеп итте.
Димтамаклылар каршында чыгыш ясап, район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова кыскача 2012 елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Ахырда ул халык биргән сорауларга җавап бирде. Екатериновка бистәсендә яшәүчеләрне аеруча күп нәрсә борчый булып чыкты. Билгеле булганча, бистәгә алып керүче юллар алама хәлдә, бу, беренче чиратта, "ашыгыч ярдәм" бригадасы керүен кыенлаштыра, шул ук ашыгыч ярдәмне чакыртуда үз фельдшерлары булмау да зур проблема тудыра. Екатериновкалыларны зәңгәр ягулык булмавы да борчуга сала. Зәрия Әхмәдулла кызы анык җаваплар бирде. Бистәдә, дөресрәге, аның бердәнбер урамында яктырткычлар юк. Торак пунктны киңәйтү буенча да берникадәр сорау туган. Бу һәм башка мәсьәләләр буенча бистә халкы үзләрен канәгатьләндермәгән җаваплар ишеттеләр. Бу уңайдан җирлек башлыгы екатериновкалыларга әлеге сорауларны үзе кабул иткән көннәрдә чишәргә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев