Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экстремизмга каршы велосипедларда узышып көрәшәбез!

Районда узган масскүләм чарада үзләренең оригиналь итеп бизәлгән тимер атларын иярләгән аның катнашучыларын күргәч үзгәртелгән «Золотой теленок» дип исемләнгән Ильфа һәм Петровның менә дигән әсәреннән Остап Бендер әйткән танылган лозунгы күз алдына килә.

Елена КАЛИНИНА

автор фотосы

Сүз уңаенда, велоузышта катнашучылар “юлсызлыкны” җиңеп, эшсезлектән интегүчеләргә каршы торып, бер үк вакытта, бәлки, бюрократизмга каршы баруны күзаллаган булсалар да, велоузыш районда бара торган  актуаль «Экстремизмга – юк!» тематикасы астында  узды.

Шимбә иртәсендә, шактый салкын һава торуына карамастан, “Урыссу” сәнәгать паркы каршындагы мәйданнан велосипед спортын сөючеләр старт алды.

Старт алдыннан зур ярдәм төркеме катнашучыларга уңышлар теләде һәм 55 велосипедчы бергәләп җиңел булмаган юлга чыкты: Ютазыга кадәр юлны велосипедларда бар кеше дә уза алмас иде.

Велосипедчылар колоннасын, гадәттәгечә, район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкләде. Үзләрен шундый дистанциядә сынап карарга карар иткән малайлар һәм кызлардан тыш, администрациянең кайбер хезмәтләре һәм бүлекләре җитәкчеләре дә катнашты. «Төзекләндерү» МУП директоры Илшат Камалетдинов, район хастаханәсе табибы Георгий Кошелев, беренче тапкыр стартка ГРЭСның элеккеге директоры Владимир Петров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Равил Шәрипов һәм яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы Артур Хисмәтуллин да узыштан читтә калмады. Өлкән катнашучылар алай ук күп булмаса да, үзләренең яхшы кәефләре белән алар катнашучыларга күңелле атмосфера тудырдылар, шул рәвешле, балаларны рухландырдылар.

Өлкән буын артыннан омтылып, баштарак яшьләр калышмаска тырыша. Әмма бу ярыш түгел бит! Барысы да шимбә иртәсен яхшы кәеф һәм сәламәтлек өчен файдалы үткәрергә, үз көчләрен сынап карарга, сәламәт яшәү рәвешенә үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерү өчен җыелдылар.

Велосәяхәт азагында катнашучыларны Ютазы мәктәбе укучылары – Россия укучылар хәрәкәте әгъзалары – “Балалар экстремизимга каршы” флешмоб белән каршы алдылар. Бу глобаль проблемага каршы көрәштә барысы да бердәмлек, бер-берсенә карата толерант мөнәсәбәт, башка кешеләр белән дөньяда яши белүнең кирәклеген күрсәтте.

 

Иң-иңнәре-узышны оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр алды. Иң өлкән катнашучыноминациясендә – химия заводын сак хезмәткәре Рамил Шәфигуллин,Иң яшь-, Ютазы мәктәбенең унике яшьлек укучысы  Резидә Закирова,  ә “Велосипедны иң яхшы тематик бизәгән өчен” номинациясендә Сергей Игушин приз алды. Ул үзенең тышкы кыяфәте белән үк барлык катнашучыларны елмаерга мәҗбүр итте һәм аның белән фотога төшәргә теләүчеләр бихисап иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев