Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Еновка авылы халкын Сабан туе тагын да туганлаштырды

Шимбә иртәсендә Еновка авылында яшәүчеләр, биредә туып та, бүген башка торак пунктларда гомер кичерүчеләр кече Сабан туена җыйналды.

Бәйрәм бүләкләре һәм концерт программасы төяп килеп җиткән Акбаш авыл җирлеге һәм мәдәният йорты вәкилләрен еновкалылар тантана төсмере бирелгән мәйдан һәм аш-сулы табын белән каршы алды. Бу иртәдә Сабантуй хуҗалары һәм кунаклары чын күңелдән күңел ачты – алар капчык киеп, кашыкка йомырка салып, көянтәгә сулы чиләкләр элеп ярышка чыкты. Ә бу вакытта балалар татлы мамыктан авыз итте. Сабантуй бүләкләренә ярыш һәм уеннарда катнашкан кешеләр генә түгел, юбилейлы туган көннәре булган еновкалыларда да ия булды. Тирә-якка аклык таратып утырган ак яулыклы әбиләргә дә күчтәнәчтән өлеш чыкты. Бәйрәм шулкадәр матур һәм  бердәм узды ки, ахырда Еновка авылы халкы ел саен үз-үзенә шундый күңел ачу чарасы уздыру турында сүз куешты.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев