Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Еновкада кече авыллар бәйрәме

Урман арасыннан серпантинны хәтерләтеп узучы юлдан акрын гына төшкән автомобиль безне урам башына китереп җиткерде.

Уң якта җыйнак кына булган берничә йорт-җир күзгә ташланса, сул якта урнашкан ял зонасы беренче караштан ук безнең һушыбызны алды. Бер дистә дә кеше яшәмәгән кече авылда бу кадәр матурлык, бу кадәр зәвыклылык каян туган? Артык текә булмаган тауның тигез битен читән коймалар белән уратып алган еновкалылар биредә балачага өчен таганнар урнаштырган, волейбол челтәрен тарткан – монысы спорт катыш уен почмагы булса, әлеге мәйданда мәдәни чаралар өчен дә урын бар булып чыкты. Кече авыллар көнен бәйрәм итәргә Еновка авылы халкы, кайткан якташлар, килгән кунаклар менә шунда җыйналды да.

Ррайон мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова җитәкчелегендәге мәдәният йорты артистлары Гөлчәчәк Вәлиева, Николай Гребенюк, Малик Миңнуллин, Руслан Исламов, Минзилә һәм Рамил Абдурахмановлар, “Ютазы йолдызлары” иҗат коллективы һәм башкалар Еновка авылында яшәүчеләргә, кайткан кан-кардәшләргә чын бәйрәм оештырды. Авыл активисты Зирәк Мифтахов истәлекле бүләкләр өләште.

Күмәк көч белән әзерләнгән призлар, бәйрәм сые һәр кешенең күңелен күтәрде.Туганнары да, йорты да, хәтта нигезе дә калмаган авыл кешеләре, бу көнне туган якларына кайтып, җаннарына, мөгаен, тынычлык тапкандыр.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев