Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Р. Вәлиев отчетыннан аңлашылганча, Ташкичү авылында әлләни зур проблемалар юк.
Чөнки биредә урнашкан Тукай исемендәге ҖЧҖ күпчелек сораулар чишелешен үз өстенә ала. Тулаем алганда, ташкичүлеләр тормышка зарланмадылар, алай да аларда кайбер сораулар туды. Шуларның берсе - җирле мәдәният йорты түбәсен ремонтлау. Район башлыгы урынбасары З. Рәшитова аңлатуынча, агымдагы елда бу эшкә акчалар бүленмәгән, ә менә авылларда яңа мәдәният учаклары төзүне үз эченә алган республика программасына 2014 елда Ташкичү җирлеге территориясендә урнашкан Кече Урыссу мәдәният йорты кертелгән. Ул 2012 елда районда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар белән дә таныштырды. Авылда буаны төзекләндерү мөһимлеген күтәргән халыкны җирлек башлыгы уңай җавап биреп, тынычландырды. Шулай ук чишмәне һәм мәктәп автобуслары борылышы өчен мәйданчыкларны төзекләндерү дә планга кертелгән.
Ташкичүлеләрнең үзләренә карата да район һәм җирлек җитәкчелегенең дәгъвалары бар булып чыкты. Алар каты көнкүреш чүбен чыгару өчен килешүләр төзергә ашыкмаганнар. Кайберәүләр, ягу сәбәпле, бездә чүп җыелмый дип акландылар. Ә менә пластик шешәләр, полиэтилен капчыклар, кибеттән өйгә күпләп кайта торган башкар төрле янмаучан төргәкләр кая куела? Ә бит арада әле дә булса табигатьнең тыныч почмакларына чүп ыргытучылар юк түгел. Полициянең участок уполномоченные И. Галимов торак пунктларда төзекләндерү кагыйдәләрен бозганга штрафларның берничә мең сумга артуын халыкка хәбәр итте. Ташкичүлеләр сукбай этләр һәм төлкеләр азуына зарландылар. Алар, җирлек башлыгы әйтүенә караганда, юк ителәчәкләр, әмма шуны истә тотарга кирәк: торак секторда җәнлекләрне ату тыела. Авыл кешеләре исә, этләре бик кадерле икән, аларны үз ихаталарында асрарга тиеш булалар. Таләп ителгән саклану әсбапларыннан башка этне урамга алып чыгу да штраф салу белән тәмамланырга мөмкин.
Нет комментариев