Эремчекле печенье рецепты
Камырга онны чамалап кушарга кирәк, юкса печеньелар каты булачак.
Гөлүсә Рәхмәтуллина
Эремчекле печенье өчен: 180-200 грамм эремчек, 1 йомырка, 100 гр атланмай, 6-7 аш кашыгы шикәр комы, 10 грамм көпшәкләндергеч, бер уч шоколад тамчылары яки йөзем җимеше, 200 гр он.
Иң элек йомшак атланмай белән эремчекне блендер белән яхшылап издерергә кирәк. Блендер булмаган очракта эремчекне башта 1-2 тапкыр иләк аша уткәреп алырга, аннан май белән озак кына болгатырга.
Бу массага йомырка, шикәр комы, шоколад, көпшәкләндергеч кушарга. Кулдан төшерлек йомшак камыр ясыйбыз. Онны чамалап кына салырга, эремчек коры булса он азрак китергә мөмкин, куп он кушкан очракта печенье каты булачак.
Әзер камырны кимендә ярты сәгатькә суыткычка куярга. Печенье ясарга шулай җиңелрәк булачак.
Печеньеларны духовкада 170 градуста йөзе килгәнче пешерергә.
«Печеньены минем кебек бантиклар рәвешендә, түгәрәк, рогалик рәвешендә дә ясарга була. Фантазия гына булсын!», — ди аш-су остасы Гөлүсә Рәхмәтуллина.
https://www.instagram.com/rakhmatullina9/?utm_source=ig_embed&ig_rid=5579b10f-4f05-4700-bc7d-046bfc8260bb
Иң кызыклы язмалар - Интертат Telegram-каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев