Эш беткәч… бәйрәм итәргә ярый
Һәр елны, кыр эшләре тәмамлангач, техника кышка саклауга куелгач, “АгроМир” хуҗалыгында Авыл хуҗалыгы эшчәннәре көнен тантаналы бәйрәм итү күркәм бер гадәткә әверелде.
Бу юлы да хуҗалыкта бик матур бәйрәм оештырылды. «АгроМир» җәмгыятенең күзәтчелек идарәчесе Сирин Галиев кыскача гына кыр эшләре барышы белән таныштырды, бәйрәм белән котлады.
— Җәй башындагы корылык без көткән уңышны бирмәде, — дип башлады ул, - әмма бар булганын югалтуларсыз җыеп алып, эшкәртеп, амбарларга урнаштырдык. 1065 га мәйданда уҗым культуралары чәчтек, 2024 елда барлык чәчү мәйданнарын диярлек эшкәртеп куйдык. Хуҗалыктагы 13 механизатор басудагы бөтен эшне башкара, һәркайсы 3-4әр техникага идарә итә. Төшкә кадәр, тракторга утырып, я җир эшкәртәләр, я терлек азыгы пресслыйлар, төштән соң комбайнда икмәк суктыралар. Латыйпов Маузир, Касыймов Рамил, Насыйров Рәфис, Фәррахов Ришат, Әхмәтшин Ленар һәм башка егетләребезгә фидакарь хезмәте өчен зур рәхмәт белдерәсе килә, — диде Сирин Әхәт улы.
Район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм шәхсән үзе исеменнән авыл эшчәннәрен бәйрәм белән тәбрикләде. Рамил Касыймовка, Мансур Әрдашировка, Роза Нуриәхмәтовага Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадатулла Төхбәтуллин да котлау сүзләре белән чыкты.
Терлек азыгы әзерләү, үсемлекләрне химия ысулы белән эшкәртү, игенне җыеп алып, беренчел эшкәртү уздырып, киптереп, амбарларга урнаштыруда хезмәт куючыларны, терлек азыгы, иген ташучыларны, уҗым культуралары чәчү өчен пар җирләрен эшкәртү, аларны чәчү, көздән җир эшкәртү эшләрен оештыруда армый-талмый тир түгүче белгечләр сәхнәгә чакырылды, аларга фидакарь эшчәнлеге өчен бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм Казаннан килгән артистлар чыгышы белән аралашып барды. Татарстанның атказанган артисты, виртуоз баянчы Ренат Вәлиев җитәкләгән концерт бригадасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, җырчылар Илүзә Гайсина, Алмаз Хәсәнов, биюче Илназ Гатинның чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде.
Хуҗалыкта эшләүче һәркемгә күчтәнәч итеп 5әр кг ит бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев