Эш сөйгәнне ил сөяр
Кече Урыссу авылында яшәүче Фәһимә Хәйруллина үзенең 95 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.
Тыйнак, тырыш һәм фидакарь хезмәт юлы узган Фәһимә Сәйфулла кызын район җитәкчелеге исеменнән җирлекләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Зөлфия Әгълиева, район ветераннар советы рәисе Владимир Петров, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, шулай ук юбилярның якыннары һәм туганнары котлады. Чәчәкләр, Мәскәү Кремленнән хат, бүләкләр, изге теләкләр – юбиляр боларның барысына да лаек.
Фәһимә Хәйруллина туган авылында җиде сыйныф белем алган, аннары колхозда эшләгән. Фермада, басуда хезмәт куйган, авыл советында кизү торган, Алма - Атада утын әзерләүдә катнашкан. Бүген дә сөйкемлелеген югалтмаган язмабыз героеның язмышына килгәндә, ул ире белән озак яшәмәгән. Әбсәләм егетенә кияүгә чыкса да, пар канат булып яшәргә насыйп булмаган. Туган йортына әйләнеп кайткач, бар гомерен колхоз эшенә багышлаган. Соңыннан әти-әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озаткан. Аның үз балалары юк, шулай да ул ялгыз түгел. Апасының гаиләсе, аның балалары һәм оныклары – Фәһимә апаның терәге һәм ышанычлы тылы.
Социаль хезмәткәр Илсөяр Вәлиева өч көнгә бер килергә тиеш булса да, көн саен диярлек килеп, аның хәлен белә. Апасы да ярдәменнән ташламый. Хөрмәтле ветеран барысыннан да канәгать, барысына да рәхмәтле. Гомер буе эшләп күнеккән кеше буларак, бүген дә һәр эш өчен борчылып тора. Заманында ул әти-әнисеннән калган йортны төзекләндереп, алты почмаклы өйне матурлап куйган. Өйдә уңайлы, һәр җирдә пөхтәлек.
- Кайчагында мин авылда яшәүче ваемсыз ир-атларга Фәһимә апа йортын үрнәк итеп куям, - ди җирлек башлыгы Рамил Вәлиев. - Биредә һәрвакыт чисталык һәм тәртип, йортның эчендә дә, тышында да. Ул әле икмәген дә үзе пешереп, умарталар тота иде. Бүген, әлбәттә, сәламәтлеге артык мактанырлык түгел. Мин үзем Фәһимә апалардан ерак түгел генә яшәдем, аңарга кунакка килгән малайлар белән бергә уйнап үстем.
Чәчләренә чал кергән ветеранның әти-әнисе бу җирләргә 1924 елда Иске Урыссу авылыннан күченеп килгән. Нәкъ менә шушы ел Кече Урыссу авылына нигез салыну елы булып исәпләнә дә инде. 1937 елның 8 март көнендә, халык җыенында «8 Март» исемле колхоз оештырыла. 1956 елда ул Тукай исемендәге колхоз дип үзгәртелә. Шуңа да карамастан, Кече Урыссуны бүген дә халык «8 Март» дип атый.
- Син каян кайтасың?
- 8 Марттан.
- 8 Мартта давыл узган, диләр.
Әйе, бездә менә шулайрак. Район Ютазы дип аталса да, үзәге Ютазыда түгел, Урыссуда, ә бистә атамасын Иске һәм Кече Урыссу авыллары йөртә. Әмма эш бертөрлелектә түгел. Шунысы аермачык, һәр авылның үз холкы, үз гадәтләре бар. Кайда гына яшәсәләр дә, өлкән буын вәкилләре һәрвакыт фидакарь хезмәтләре белән горурлык һәм хөрмәт хисләре уята. “Чамасын белсәң, гомерең бәрәкәтле булыр” дигән гыйбарә - тормыш шигаре булып торырлык сүзләр.
- Өстәлгә бал куймагансыз, - дип искәртә Фәһимә апа, чәй өстәле артына утыргач.
Өйдәгеләр тиз генә савыт алып, хуҗабикә туган көненә дип әзерләп куйган балны алып керергә чыгып китә. Нәкъ менә шушы гап-гади сүзләр кешенең юмартлыгын, киң күңеллелеген, өенә килгән кунакның шатлык-куанычын да, хәсрәт-борчуын да уртаклашырга әзер икәнлеген күрсәтеп тора.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев