Эшмәкәрләр бизнес-десантка җыйналдылар
"Бизнес-десант" - бүген район башкарма комитетының утырышлар залында оештырылган семинар-уку менә шундый исем астында үтте. Бизнес-тренерлар семинарда катнашучыларны - яшь һәм тәҗрибәле эшмәкәрләрне шәхси эш ачу һәм аны алып бару сораулары белән таныштырды, аларга ярдәмгә килә торган төрле программа һәм лизинг-грантлар турында сөйләде. Асылда, катнашучыларның игътибары сәнәгать мәйданчыклары резиденты өчен...
"Бизнес-десант" - бүген район башкарма комитетының утырышлар залында оештырылган семинар-уку менә шундый исем астында үтте.
Бизнес-тренерлар семинарда катнашучыларны - яшь һәм тәҗрибәле эшмәкәрләрне шәхси эш ачу һәм аны алып бару сораулары белән таныштырды, аларга ярдәмгә килә торган төрле программа һәм лизинг-грантлар турында сөйләде. Асылда, катнашучыларның игътибары сәнәгать мәйданчыклары резиденты өчен кулай шартлар тудыруга җәлеп ителде. Безнең районда ул - элекке Октябрьский базасы территориясендә эшли торган сәнәгать мәйданчыгы. Ягъни биредә эш башларга теләгән кешеләр, әйтик, җиһаз сатып алганда субсидиягә исәп тота ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев