Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фермер Вафауллиннар матди базаларын ныгыта

Әтиле-уллы Альберт һәм Ансель Вафауллиннар, миңа калса, “тәвәкәллек күрсәтмәгән кеше шампан шәрабе эчми” принцибыннан чыгып эш итә.

Бүгенге тормышта югалып калмаска, һәрвакыт агымда булу өчен кыю адымнар ясый, креатив фикер йөртә белү кирәк. Вафауллиннар нәкъ менә шушы позициядән чыгып эш йөртә дә.

Банк кредитлары белән кыю эш итүче фермер гаиләсе елның-елында матди-техник базаны ныгыту өстендә чаралар күрә. Быелгы ел да чыгарма түгел - хуҗалык сиптергеч, терлек азыгы уру комбайны белән ныгытыла. Әлбәттә, кредиторлар белән үз вакытында исәп-хисап ясарга терлекчелек тармагының уңышлы эшләве, кырчылыкта продукция җитештерү күләме артуы нык ярдәм итә, дип кыскача гына бәян итте фермер Альберт Вафауллин.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев