Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фидакарь хезмәте өчен Почет ордены

Иске Урыссу авылында яшәүче Галия Шакирова быел үзенең 85нче язын каршыларга әзерләнә.

Ул үзен үстергән туган җиренә тугры калган күпләрнең берсе. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Галия, әлбәттә, 8 сыйныфка да бара алган булыр иде. Дус кызларының укуларын дәвам итәчәген белгәч, күңеленнән алар өчен ихластан сөенеп куя ул. Нәкъ шул вакытта аның әнисе җитди авырып китә, паралич суга. Шуңа күрә кызының, бәлки мәктәптә укуны дәвам итәрмен, дигән соравына әнисе йөрәккә үтәрлек итеп:

— Менә шушы почмакта без ачтан үләрбез дә инде, — ди.

Әйе, каты, ләкин ышандырырлык, хак була әни кешенең җавабы. Эш шунда, гаилә башлыгы яу кырында ятып кала. Әтисе сугышка киткәндә, Галиягә ике яшь кенә була. Еллар узгач кына алар әтиләренең Мурманск өлкәсендә җирләнүен белә.

— Аның хатлары күп иде, — дип, истәлекләре белән уртаклаша Галия әби. — Соңгы хат әтинең хезмәттәшеннән килде. Хатта ул пулеметчы Мөкъсиннең тугры иптәш булуын, соңгы сугышта чын батырлык күрсәтүен һәм каһарманнарча һәлак булуын хәбәр иткән. Әни аның хатларын кат-кат укый иде. Әмма дүрт бала белән ялгызы калып, ул икенче тапкыр кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Үги әти, күрәсең, әнинең беренче иреннән — әтидән көнләшкән, һәм барлык хатларны, фотоларны яндырырга мәҗбүр иткән. 

Сүз уңаеннан, берничә айдан соң, Галиянең әнисе сәламәтләнеп, аякка баса һәм колхозда эшләвен дәвам итә. Галия дә алдынгы колхозчылар сафында исәпләнә. Бу исә кырыс, авыр хезмәт еллары була. Ул чорда сыер савучыга, төп эшеннән тыш, урманда утын әзерләү һәм башка бихисап шундый эшләр дә йөкләнә. Галия арып-талып, бар киемнәре юешләнеп, пычранып өенә кайтып керә, ә алмашка башка күлмәк юк. Күлмәкне тиз генә көлле су белән юарга һәм шунда ук киптереп җитештерергә дә кирәк була, чөнки сәгать өчкә иртәнге савымга өлгерәсе бар.

— Башта кул белән 14 сыер сава идек, — ди Галия Мөкъсин кызы, — соңыннан инде 20, 22 сыер саудык. Саву аппаратлары кайтарылгач, сыерлар санын 40-47 башка кадәр җиткерделәр.

Язмабыз каһарманының хезмәте колхоз җитәкчелеге тарафыннан игътибарсыз калмаган. Ул шактый гына мактау грамоталарына, медальләргә лаек булган. Әмма хезмәт кешесе өчен иң әһәмиятлесе, мөгаен, Почет орденыдыр. Әлеге бүләк төрле тармакларда, безнең очракта авыл хуҗалыгында, югары җитештерү-икътисади күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә бирелгән.

— Аллаһы Тәгалә ирем белән безгә бала бирмәде, — ди Галия Шакирова. — Шуңа күрә мин бервакыт, бөтен бүләкләремне җыйдым да, җирлек башлыгына тапшырдым. Ирем Фәрит исемле иде, кырык ел бергә яшәдек, яхшы яшәдек. Аның белән без бер урамнан, бергә уйнап үстек. Ул өч ел армиядә, Германиядә хезмәт итте. Армиядән кайткач, шофер, тракторчы, комбайнчы булып эшләде. Хәтерлим әле, бервакыт ул аягын нык кына җәрәхәтләде, йөри алмады. Ул елларда мумияне табу бик авыр иде. Ләкин мин аны таптым. Белмим, мине борчыйсы килмәгәндерме, синең ярдәмең белән генә бер җирем дә авыртмый, ди иде. 50 яшендә аны паралич суккач, мин аны күтәреп диярлек ишегалдына саф һава суларга алып чыга идем. Иремне ун ел буе карадым. Озак еллар иремнең әти-әнисе белән яшәдек. 

Тормыш шулай корылган инде, кешегә һәрвакыт кеше кирәк. Ялгыз калырга ярамый, чөнки һәрберебезнең янәшәсендә шундый ук, безнең кебек үк кешеләр яши. Галия әби дә ялгыз түгел, ә бу үзе үк бәхет.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев