Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Фикерем бар

Юлия Дәүләтбаева, «Ютазы таңы» гәзитенең баш мөхәррире:

-Дублёр көнендә бездә  бик сәләтле өч кыз эшләде — Азалия Фаздуллина, Ярослава Топорова һәм Эвелина Шамсуллина. Беләсезме, редакциядә ул көнне ниндидер үзенчәлекле һәм яшьләрчә күңелле мохит булды. Әйтерсең лә мәктәп укучылары түгел, ә безнең  элекке  коллегалар килгән кебек  — өйрәнергә, күбрәк белергә омтылган, тиз арада һәрнәрсәне үзләрендә сынап карарга әзер иделәр.Һөнәребезнең киләчәге барлыгы, безнең урынга да килер кешеләр барлыгына,  эшебезнең чыннан да кызыклы икәнлеген аңлаган кешеләрне күрүгә без  бик куандык. Кызлар шундук эшкә кереште: сайтта һәм социаль челтәрләрдә материаллар бастыруны, видеороликлар төшерү һәм монтажлауны, әңгәмә өчен сораулар әзерләргә, район хезмәтләре җитәкчеләре белән аралашырга өйрәнделәр. Әле шулай ук баш мөхәррир  белән бергә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының онлайн-брифингында катнаштылар. Белемнәребезне яшьләр белән уртаклашу безгә рәхәт булды Ә иң мөһиме — аларның күзләрендә кызыксыну һәм теләк күрдек, бастырылган язма астында беренче тапкыр үз исемнәрен күргәч алар әти-әниләренә шалтыратып, сценде. Кызлар җәен, каникул вакытында, кире кайтырга вәгъдә иттеләр, без моңа бик шат булачакбыз. Дублёрларыбызга яңа караш өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев