«ФИЗРА» үзәкләре Татарстанда 95%ка әзерлек дәрәҗәсенә иреште
Татарстанда, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә урнашкан «ФИЗРА» физкультура-сәламәтләндерү спорт комплекслары төзелеше тәмамлану стадиясенә килеп җитте.
Бу объектлар «Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль юнәлеше кысаларында, шул исәптән шәхси инвестицияләр ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бу хакта Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов билгеләп үткәнчә, спортның зур шәһәрләр белән генә чикләнмичә, район үзәкләрендә дә мөмкин булуы мөһим. Әлмәттә һәм Чаллыда инде эшләп килүче, Казанда һәм Яшел Үзәндә төзелүче комплекслар меңләгән кешегә өйләренә якын арада уңайлы шартларда спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Дәүләт һәм бизнесның бергә эшчәнлеге Татарстан халКЫН физик культурага тартырга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга ярдәм итә.
Хәзерге вакытта объектларда төзелеш-монтаж эшләре аз калып бара, һәм аларны 2026 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла. Ике проект өчен дә инвестор – «ФИЗРА» компаниясе. Бер комплексның гомуми бәясе 350 миллион сумга якынлаша. Киләчәктә халык әлеге комплексларда футбол, волейбол, баскетбол һәм көрәш кебек спорт төрләре белән шөгыльләнә алачак.
Бу – Татарстанның дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын кулланып проектларны тормышка ашырудагы беренче тәҗрибәсе түгел. 2023-2024 елларда шундый ук ике «ФИЗРА спорт үзәге» Әлмәттә һәм Чаллыда төзелеп, файдалануга тапшырылды.
Татарстан – илдә спорт объектлары төзелешендә дәүләт-хосусый партнерлык алымнарын актив куллана башлаган төбәкләрнең берсе. Бу исә төбәк һәм муниципаль бюджетларны артык йөкләмәгән хәлдә, халык өчен якын-тирәдә заманча спорт инфраструктурасы булдырырга мөмкинлек бирә.
https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-fizra-uzaklare-95-procentka-azer-5926200
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев