Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәрхетдиновның “Сәнәгать товарлары” кибетен алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тикшерде

Республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы шәхси эшмәкәр Фәрхетдиновның "Сәнәгать товарлары" кибетендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнарны һәм актларны үтәүгә әзерлекне, шулай ук ирекле нигездә кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерүне тикшерде.

Шундый ук тикшерүләр Лениногорский районының "Рикер" аяк киемнәре кибетендә һәм "Викинг" кафесендә уздырылды. Әлмәт территориаль органы белгечләре фикере буенча, эшмәкәрләрне өйрәтүнең мондый ысулы аеруча нәтиҗәле һәм шактый тиз вакыт эчендә уңай нәтиҗәләр бирә. Үткәрелгән чаралар кысаларында актив аңлату эше кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белем дәрәҗәсен күтәрергә һәм кулланучыларның үз хокукларын яклауларын тормышка ашырырга мөмкинлек тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев