Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Фәрит Ялалов: Пандемиядә дистант вакытында онлайн энциклопедиягә керүчеләр артты

Бүген аны көн саен 1000-1500 кеше ачып карый һәм мәгълүмат эзли.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре докторы Фәрит Ялалов пандемиядә дистант уку вакытында Tatarica онлайн энциклопедиягә керүчеләр артканын әйтте.

«2015 елда татар энциклопедиясен бөтен кеше дә күрерлек булсын өчен, онлайн энциклопедия эшләргә кирәк дигән карарга килдек. Пандемиядә дистант вакытында онлайн энциклопедиягә керүчеләр артты. Бүген аны көн саен 1000-1500 кеше ачып карый һәм мәгълүмат эзли. Бу Татарстан кешеләре, Россия, чил ил кешеләре», — диде Фәрит Ялалов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул, шулай ук, институт бастырган киталарны pdf форматта куя башлаганнарын да әйтте. 

Фәрит Ялалов полилингваль мәктәпләр өчен энциклопедия булдырылганын искәртте. «Укытучылар, мәктәп җитәкчеләренең күп телле белем бирүнең нигезләрен тирәнтен өйрәнеп утырырга вакытлары, мөмкинлекләре булмавы бар. Без бу хезмәттә күп телле белем нәрсә ул дигән сорауга ачыклык керттек», — диде. 

Китап 500 данә тираж белән чыккан һәм республикадагы дүрт күп телле мәктәпкә таратылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев