Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Габдулла Тукайның тууына 135 ел

Шагыйрь язмышы белән бәйле вакыйгалар  

Үткен шигырьләре, кыю мәкаләләре белән халык күңелен яулаган шагыйребезнең ачы язмышы, күпкырлы иҗаты  дөнья халкына  яхшы таныш

Миләүшә КӘРИМОВА

Әмма кайбер вакыйгалар Тукай вафатыннан соң гына киңкүләм яңгыраш алган. Бүген без, шагыйрьнең туган көне алдыннан, шуларның берничәсенә тукталырга булдык.

  • Габдулла Тукай үз язмаларында төрле тәхәллүсләр, ягъни псевдонимнар кулланган. Бүгенге көндә галимнәр аның 70кә якын тәхәллүсе булуын ачыклаган. Алар арасында: “Кырмыска”, “Шүрәле”, “Тәртә башы”, “Каз”, “Бер фикерче”, “Мин язмадым”, “Мылтык”, “Салам Торхан”, “Сөңге”,  “Хәйләсез”,  “Шәкерт угы”, “Җен” һ.б. имзалар бар.
  • Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган, дөресрәге, балачакта ул фотога төшмәгән, чөнки бу чорда авылларда фотограф булмаган. Шагыйрь 1903 елда 17 яшендә беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт иткән. Фотога төшәргә яратмаса да, архивларда шагыйрьнең егермегә якын фотосы сакланган.
  • Тукай вафат булган көнне Казанда рәсми булмаган матәм көне игълан ителгән. Шәһәрдәге кибетләр, заводлар эшләмәгән. Фабрикаларда кыска эш көне игълан ителгән. Бу көнне мәктәп-мәдрәсәләрдә укулар туктатылган. Хатын-кызларның зиратка баруы тыелган булуга карамастан, татар хатын-кызлары гимназиясен оештыручы Фатиха Аитова укучы кызларга Тукайны күмәргә барырга рөхсәт биргән.
  • Тукай вафатыннан соң Казанда тышлыкларына Тукай сурәте төшерелгән конфетлар, шәм, сабын ясый башлаганнар. Конфетларны Казан сәүдәгәре Вәлиулла Ибраһимовның Шамил йортында урнашкан “Альфа” кондитер фабрикасы чыгарган. 1914 елда “Габдулла Тукай” исемле сабын сатыла башлаган. Аның берсе 10 тиен торган. Татар нәширләре дә бер-бер артлы төрле открыткалар, фотопортретлар чыгара башлаган.
  • Казан шәһәрендә Габдулла Тукайның өч һәйкәле бар. Аның берсе Тукай исемен йөртә торган скверда, икенчесе Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры бинасы янында һәм өченчесе шагыйрьнең җәсәде күмелгән Яңа татар бистәсе зиратында.

(Мәгълүмат Интернет-чыганаклар буенча әзерләнде)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев