Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаилә - ил терәге

Әнә шундый исем астында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан уздырылган чарага Кече Урыссу мәдәният йортына авылыбызның яшь һәм күп балалы гаиләләре чакырылды.

Алар килеп кергәч, мәдәният йорты сабыйларның шат, күңелле авазларына күмелде. Усмановлар, Мәрдановлар, Сафиннар һәм тагын бер Усмановлар үзләре белән таныштырып, гаилә тарихларын сөйләде, яшь киленнәр тәмле-татлы ризыкларының рецептлары белән уртаклашты. Гаиләләр үзара тапкырлыкта, уңганлыкта, музыкаль белемдә, әтиләрнең чәч үрә белү осталыгында, спорт өлкәсендә көч сынашты. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыны моңлы, дәртле җырлары белән сөендерсә, авылыбыз кияве Тәнзил Галлямов кичәнең музыкаль бизәлешен менә дигән итеп башкарып чыкты. Бәйрәмгә җыелган бар гаиләләргә дә мәхәббәткә күмелеп яшәргә язсын дигән теләк белән чәй табыны гөрләп торды.

Татарда "Туй үпкәсез булмый", дигән мәкаль бар. "Безне нигә чакырмадыгыз?", - дип үпкә белдергән гаиләләр киләчәктә узачак чараларда зур активлык күрсәтерләр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев