Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаиләдәге тынычлык барыннан да кадерлерәк

Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне уңаеннан, бер-берсенә булган мәхәббәтләрен гомер буена саклап, кадерләп яшәүче гаилә парларын тәбрикләделәр.

(Фәнүзә ИБРАҺИМОВА автор фотосы)

Гаилә – ул башлангычларның башлангычы, кеше тормышында булган иң төп байлык. Өйдә сине көтеп торыр кешең булу - менә иң зур бәхет. Һәм шундый нык, яшь буынга үрнәк булырдай гаиләләр безнең районда аз түгел.

Марсель һәм Нурия Шәйхетдиновлар бергә кырык елга якын гомер кичерәләр. Яшь парлар моннан күп еллар элек бию кичәсендә очрашалар һәм беркайчан да аерылмаска дигән вәгъдәләренә тугры калалар. Парлар үз һөнәрләренә дә тугры булалар. Марсель Сәйфетдин улы – шомарту эше остасы, үзенең кырык ел гомерен “Электросоединитель” заводына бирә, туган предприятиесенең мактау тактасында лаеклы урыннарның берсен алып тора. Нурия Нурлыгаян кызы Урыссу ГРЭСында химия цехы начальнигы булып эшли, Россия Федерациясе энергетика Министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Хәзер ул – актив пенсионер, район ветераннарының волейбол командасында уйный, сәламәтлек төркеме белән җитәкчелек итә. Бергә алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер алар әти-әниләрен үзләренең хезмәтләре белән сөендереп яшиләр. Әби белән бабай бүгенге көндә “Семь нот” район ансамбле аша бөтен районга таныш булган өч оныклары белән горурланалар. Узган еллар аларның мәхәббәтләрен, бер-берсенә ихтирамнарын һәм игътибарларын сүндермәгән. Алар бүген дә иңне-иңгә куеп, кайгыны да, шатлыкны да бергә бүлеп гомер кичерәләр. Район башкармк комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова Россия Федерациясенең Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне уңаеннан “Мәхәббәт һәм тугърылык” өчен медален тапшырып, аларга алга таба да иминлектә һәм мәхәббәттә яшәүләрен теләде.

Бу көнне 30 ел бергә гомер кичергән Николай Александрович һәм Светлана Николаевна Балаевлар да котлаулар кабул иттеләр. Алар үзләре әйтүенчә, бергә яшәгән еллар бер мизгел кебек кенә күз алдында. Бик матур пар Геннадий Александрович һәм Нина Сергеевна Гладковлар да менә инде 50 ел бергә кулга-кул тотышып яшиләр. Өч көн генә таныш булып өйләнешүләренә дә карамастан, һәрвакыт бер-берләренә аңлы караш һәм ышаныч булу аларны шушы көнгә кадәр китереп җиткергән. Аларның бүген оныклары гына түгел, инде оныкчыклары да үсеп киләләр.

Бу көнне, шулайук, яңа яшь пар – Зирәк һәм Гөлназ Әхмәтовлар гаиләсе туды. Аларның мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән загс бүлеге

начальнигы Зөлфия Фәррахова, бу көнне һәр ел гаиләләренең туган көне буларак, иң җылы, якты һәм яраткан бәйрәм итеп уздыруларын теләде. Бәхетле парлар бер-берләренә булган мәхәббәтләренең сафлыгын күрсәтеп, кунаклар алдында пар балдаклар алыштылар.

Гаилә ул тагын балалар туу, аларның беренче авазын ишетү, беренче атлап китүләренә сөенү. Шундый гаиләләрнең берсе булып Урыссуда Галләмовлар гаиләсе тора. Агымдагы елда аларның гаиләләрен тагы да ныгытып, икенче сабыйлары дөньяга аваз сала. Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне уңаеннан, районның Пенсия фонды бүлеге начальнигы Илмира Абдуллина яшь әни Регинага ана капиталын алуга сертификат тапшырды һәм үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев