Ганиннар гаиләсендә – алтын туй
Урыссу бистәсендә гомер итүче Валентина һәм Владимир Ганиннар гаилә корып яши башлауларының 50 еллык юбилеен бәйрәм итә.
Алтын көзләрдә алтын туйларын каршы алган ир белән хатын арасында беренче мәхәббәт чаткысы мәктәптә укыганда ук кабына. Алар бер парта артында утыра һәм менә инде ярты гасыр дәвамында матур пар булып олы тормыш юлыннан атлый. Ганиннар өч бала тәрбияләп үстерә. Аларны шатлыкка күмеп, биш оныклары һәм бер оныкчыклары үсеп килә.
Валентина һәм Владимир Ганиннарны алтын туйлары белән район башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова тәбрик итте һәм истәлеккә бүләк тапшырды.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев