Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гарасатлы ял кичен димтамак халкы озак оныта алмас

Узган якшәмбе кичен Димтамак авыл җирлеге халкы, мөгаен, озак оныта алмас.

Төштән соң, сәгать өчләр тирәсендә, Димтамак авылын соры болытлар каплап ала. Көчле җил белән алар тагын да зур тизлек белән авыл өстенә агыла.

- Татарстан Республикасы буенча Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе бирә торган көндәлек һава торышында безнең зонада яңгыр, урыны белән боз, секундына 6-11 метр тизлектәге җил, яшен вакытында өермә булырга мөмкин диелсә дә, бу кадәр куркыныч булыр дип уйламаган идем. Авыл өстенә килеп кергән болытлар күзгә күренеп агарды, авыл шомлы бер карангылыкка чумды һәм гарастның беренче һөҗүме мәктәпкә туры килде. Давыл кубарып аткан түбә калайлары 200 метр ара очып, Димскәй елгасы ярларына барып төшкән иде. Алсу Яковлева, Эльза Касыймова йортларына, Сиринә Хәкимова каралтысына, тагын берничә авылдашның ихатасына зыян килде. Фермерлар Сәрия Латипова, Гөлназ Четвертакова һәм Альберт Зариповның каралты-куралары да каза күрде. Шунысы шөкер, кешеләргә бәла-каза килмәде, - дип хәбәр итте Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалиев.

Көчле гарасат димтамаклыларны утсыз һәм газсыз калдыра. Югары басымлы линияләр белән беррәттән электр тапшыру чыбыклары да өзелә. Агач сынып төшү сәбәпле, газ линиясенә зыян килә. Марс Ямалиев сүзләренә караганда, тиешле хезмәтләр оператив эш йөртә, ныклап караңгы төшкәнче өйләргә газ бирелсә, төн уртасына кадәр электр уты да тәртипкә салына.

Яссытугай авылындагы "Уңыш" җәмгыятен дә гарасат уратып узмый.

- Нигездә хуҗалык объектларына зыян килде - давыл җәйләү, 200 башка исәпләнгән сыерлар абзары һәм тагын берничә каралтының түбәсен алып атты, 50 гектардагы кукурузны аударды. Кара исәп белән генә санаганда да, коллективка 2 миллион сумнан артык каза килде, - диде җәмгыять директоры Аяз Шафигуллин.

Шул ук кичне полоса буйлап узган бозлы яңгыр иген кырларының да ким дигәндә дә 15 процентына зыян китерде, дип белдерде районның экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссиясе рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин. Алма-Ата авылы яклатып килеп кергән бозлы яңгыр фермер Альберт Вафауллинның өлешчә арпа һәм кукуруз кырларын, Ютазы авылы халкының бәрәңге бакчаларын, "Таң" җәмгыятенең бодай басуын, фермер Рөстәм Вәлиевның кукуруз һәм бодай биләмәлерен суккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев