Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гасырларны тоташтыручы милли бәйрәм

 Кәрәкәшле җирлегендә яшәүчеләр быел да, бердәм булып, гасырлар аша килүче сабан туен бәйрәм итте.

Аны изге сүрәләр белән имам-хатыйп Ислам Җәлилов ачты.

 Кәрәкәшлеләрне бәйрәм белән Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин да котлады. Ул авыл хуҗалыгы эшчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде; җиребезнең уңдырышлы, тормышыбызның имин булуын теләде; җирлек эшендә актив катнашучы шәхси эшкуар Рәмис Гәрәевка рәхмәт хаты тапшырды.

Сабан туена килүчеләргә үзләренең ихлас теләкләрен җиткерүче авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев бу көннең икеләтә бәйрәм икәнен, Рәсәй дәүләте көне булуын ассызыклады. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдус Нәбиуллин, “Кәрәкәшле” хуҗалыгы җитәкчесе Данияр Нәбиуллин иң уңган һәм булган хезмәткәрләргә акчалата бүләкләр тапшырды. Механизатор Нәфис Хәйдәров район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов кулыннан мактау грамотасы алды.

Район мәдәният йорты артистларының, “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбленең, авыл үзешчәннәренең күркәм чыгышлары сабан туена тагын да ямь өстәде. Һава торышының салкынча һәм җилле торуы бәйрәмгә килүчеләрне бер урында гына утыртмады. Халык бергәләп биеде, җырлады, ярышларда катнашты. Ераклардан балачак сукмакларын сагынып кайткан якташлар, сабакташлар очрашты. Милли бәйрәмебезнең еллар буена тапшырылып килгән уеннары: озын колгага менү, капчык киеп йөгерү, капчык белән “сугышу” кебек ярышларга гер күтәрү, йөгерү һ.б. бәйгеләр өстәлде. Шулай да сабан туеның бар яме, бәйрәмнең асылы – көрәш. Мәйдан уртасында бил алышкан яшь-җилкенчәкнең үҗәтләнеп, чын күңелләрен биреп көрәшүе милли көрәшнең тамыры тирәндә булуын күрсәтә һәм киләчәккә өмет уята. Ә Кәрәкәшле авылының быелгы баш батыры исеменә Туймазыдан Гизар Зәйнуллин лаек булды. 

Хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл эшкуарлары җирлектәге әлеге күңелле бәйрәмнең төп иганәчеләре булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев