“Гайдарка”ны алабута баскан! "Чкалов”та - тәртип
Урыссу бистәсендә, мөгаен, беренчеләрдән булып пәйда булган уен мәйданчыгын балалар да, өлкәннәр дә, үз итеп, яратып, “Гайдарка” дип йөртә.
Моннан берничә ел элек аның уен элементлары да заманча итеп эшләнгән куркыныч тудырмый торган яңаларга алмаштырылды. Әмма бүгенге көндә бу мәйданчыкта аның территориясен басып алган тигәнәк, шайтан таягы һәм башка төрле “тешли” торган чүп үләннәре күбрәк күңелсезлек тудыра. Ихата буйлап чамадан тыш күп булып үсеп утыручы агач-куаклар да “Гайдарка”ның чын өмәгә мохтаҗ булуы турында сөйли.
Берьюлы Чкалов исемендәге парктта да булдык. Бернинди дә дәгъва белдерерлек күренеш тапмадым. Чүп үләннәре чабылган, алар хәтта җыеп та алынган. Тегендә-монда аунап ятучы каты көнкүреш калдыклары да очрамады. Гафу итегез, хәтта урналарга да борынны тыгып карадым – алар буш.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев