Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гомер буе таләпчән һәм гадел булды

Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Шәмсия Гыйният кызы Шәмсуллина үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләде.

Шәмсия Гыйният кызының тормышы балачагыннан ук сынаулар һәм кыенлыклар белән тулы булган. 1923 елда Байлар авылында күп балалы гади крестьян гаиләсендә дөньяга аваз салган ул. Гаиләдә ун бала тәрбияләнгән, Шәмсия аларның иң кечесе булган. Аяныч ачлык елларында барлык абый-апалары арасыннан бары ул гына исән калган. Кечкенәдән үк күтәрә алмаслык авырлыклар белән очрашырга, язмыш әзерләгән шактый гына сынауларны кичерергә туры килгән аңа. Шәмсия 13 яшендә үк ятим калган: башта әнисе, аннары әтисе вафат булган.

Шәмсиягә ашар ризыкны үзенә табарга туры килгән. Кайвакыт хәер дә сорашкан, күршеләренең балаларын да карашкан. Өлкәннәр белән беррәттән җир дә сөргән, печән дә чапкан. Заманында печән әзерләгәндә аңа тиңнәр табылмаган.

Бөек Ватан сугышы башлангач, яшь кызны Кемеровога торф чыгарырга җибәргәннәр.

Сугыштан соң Шәмсия Ютазы авылында кирпеч заводында эшләгән, аннары, лаеклы ялга чыкканчы, Ютазы икмәк пешерү комбинатында район халкы өчен тәмле ипи пешергән.

Шәмсия Шәмсуллина һәрвакыт алдынгы эшче, башкалар өчен лаеклы үрнәк булган. Ул алты бала тәрбияләп үстергән, аларга акыллы киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен биргән. Әлеге искиткеч хатын-кызда нәрсә шулкадәр соклану хисе уята соң? Беренче чиратта, яше түгел, ә аның тырышлыгы һәм гаделлеге, тирә-юньдәге һәркемгә игътибарлы булуы һәм кешеләрне хөрмәт итүе. Кызы сөйләвенчә, әниләре кешегә һәрвакыт хөрмәт белән карарга, башкаларның әйберенә, хәтта энәгә дә кагылырга ярамаганлыгын өйрәткән. Чөнки ул үзе дә һәркемгә хөрмәт һәм ихтирам белән караган, кешеләр дә аңа шул рәвешле җавап кайтарган. Аның янәшәсендә игелек һәм мәхәббәт хөкем сөрә. “Беркайчан да беркемгә дә кычкырмагыз, сүгенмәгез", – дип киңәшләрен бирә ул. Миңнехарис Шәмсуллин белән бергә алар 44 ел бергә гомер кичергән. Шәмсия апа улын һәм ике кызын югалткан, бүгенге көнгә кадәр газиз йөрәк парәләре аның күңел түрендә саклана. Хәзерге вакытта ул кече кызы Гөлнара Әгълиева гаиләсендә яши, аларның кайгыртуында һәм хөрмәтендә гомер итә. Шушы истәлекле бәйрәм көнендә Шәмсия Шәмсуллинаны район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина котлады һәм ветеранга тирән рәхмәтен җиткерде. Ул аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау мөрәҗәгатен һәм район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин исеменнән чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев