Әгәр хатын-кызлар берләшә икән… ... ир-егетләр нишләптер борчыла башлый
Юк, бу сүзләр бер дә Кәрәкәшле авыл җирлеге хатын-кызлар советына туры килми. Биредә, киресенчә, гаилә башлыклары үзләренең хәләл җефетләренең мавыгуларын хуплый.
Тик иҗтимагый оешма эшен ял итү, шөгыльләнү дип атау гына дөрес булырмы икән? Һәрхәлдә, биредә фәкать бу эш күңелләренә хуш килгән кешеләр генә эшли ала. Гөлфирә Мөхетдинова җитәкчелегендәге Кәрәкәшле хатын-кызлар советына җиде кеше керә. Әлеге оешма уртак мавыгулары булган хатын-кызларны берләштерә. Өй эшләре һәм тормыш мәшәкатьләре – алардан бераз вакытка арынып торганда гына шатлык китерә. Менә кәрәкәшлеләр дә яшәү көче, ямь алыр өчен кышкы урманга сәяхәт кылганнар. Алар анда канатлы дусларыбызга җимлекләр куеп, тиешле азыгын да салганнар. Ә үзара аралашу, шаян сүзләр һәм мәзәкләр яшәүгә якты өмет өсти. Моннан тыш, совет әгъзаларының күпчелеге «Хәтирә» фольклор ансамбленә йөри. Репетицияләр, район сәхнәләрендә генә түгел, аннан читтә дә чыгышлар ясау, залда утыручыларның алкышлары һәм елмаюлары, рәхмәтләре - болар барысы да һәркемне вакытны файдалы итеп үткәрергә мөмкин һәм тиеш икәненә инандыра. Ансамбльгә йөрүчеләр җырлап-биеп кенә калмый, үз авылларының гореф-гадәтләрен торгызуга да игътибар бирә. Бу көннәрдә алар сугыш темасына багышланган яңа спектакль әзерләү белән мәшгуль.
- Без даими рәвештә картлар йортында яшәүче якташларыбызның хәлләрен белергә барабыз, - ди хатын-кызлар советы рәисе Гөлфирә Мөхетдинова. - Мәсәлән, Җәлил бистәсенең шундый учреждениесендә Кәрәкәшле авылыннан ике кеше бар иде. Хәзер инде Флер абый гына калды. Күчтәнәчләр, бәйләнгән әйберләр алып барабыз. Алар безне таныйлар, көтеп торалар. Актүбә картлар йортына концерт программасы белән бардык. Аларның шат йөзләреннән, изге теләкләреннән үзебезнең дә күңелләребез күтәрелә.
Әлеге хатын-кызларны тагын нәрсә берләштерә соң? «Җиде капка» проекты кысаларындагы эш берләштерә. Исегезгә төшерәбез, бай тарихлы Кәрәкәшле авылы да әлеге “Җиде капка” проектына кертелгән. Элек бу олы авылга күп кенә кечкенә авыллар да кушылган булган. Кызганыч, бүген инде аларның күбесе картада юк. Хатын-кызлар советы шушы авылларда туып үскән кешеләрне эзләү буенча зур эш башкарган һәм кайчандыр шушы авыллар торган урыннарда очрашулар оештырган. Әйтик, Зәйпе, Кызыл таң, Ленин бүләк... Кызыл таңда алар авылның нигез салыну һәм бетерелү вакыты күрсәтелгән таш куюны оештырырга җыеналар. Әлбәттә, карлар эреп, җирләр кипкәч барачаклар. Бу, мөгаен, май аенда булыр.
Шулай ук авылның һәр урамына хатын-кызлар советы әгъзалары беркетелгән. Ялгыз яшәүче авылдашларына ялгызлыкны тоярга ирек бирми алар. Өйләренә барып, хәлләрен белеп торалар. Хатын-кызлар советының эше мәктәп укучылары белән дә бәйле. Алар балалар белән әхлакый темаларга әңгәмәләр үткәрәләр. Хатын-кызлар советы күп балалы гаиләләрне дә онытмый. Кәрәкәшле авыл җирлегендә шундый 17 гаилә бар. Кыскача әйткәндә, биредә эш кайный. Район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова сүзләренә караганда, әлеге хатын-кызлар советы үрнәк иҗтимагый оешмаларның берсе.
- Ә ирләр хатын-кызларның "мәңгелек эзләнүдә" булуына борчылмыймы? – дип сорыйм.
- Әгәр минем хакта әйтсәк, ирем юк, - дип елмая Гөлфирә Вәгыйз кызы. - Әгәр оешмадагы башка хатын-кызлар турында сөйләсәк, аларның ирләре мондый тормыш юлдашлары белән горурланырга гына тиеш дип уйлыйм. Алар һәрьяклап сәләтлеләр, җитезләр, өлгерләр.
Ә сезнең авыллардагы хатын-кызлар советларында хәлләр ничек? Безнең һәм укучыларыбыз белән уртаклашырга теләгегез юкмы?
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев