Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Һәлак булган якташларыбызның исеме мәңгеләштерелде

Кәрәкәшле авылыннан Илүс Кәримов һәм Подгорныйдан Виталий Комиссаров истәлегенә истәлек такталары урнаштырылды.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызга истәлек тактасы алар укыган мәктәп биналарына куелды. 


Бу вакыйга авыл халкын, укытучыларны, хезмәт һәм учреждение хезмәткәрләрен, район җитәкчелеге һәм иҗтимагый оешма вәкилләрен, егетләрнең туганнарын һәм якыннарын бергә җыйды. Исегезгә төшерәбез, рядовой Кәримов 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация буенча хезмәткә чакырылган иде. Ул 2023 елның 1 июлендә, Донецк Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә, һәлак булды. Митингта ялкынлы сүзләр яңгырады, якты хатирәләр искә алынды, истәлек тактасы янына тере чәчәкләр куелды...


— Кайгылы көннәрдә безнең янәшәдә булган һәркемгә рәхмәтемне белдерәм, — дип мөрәҗәгать итте чарага килүчеләргә Илүснең әнисе Миләүшә Кәримова, — безнең белән бергә югалту ачысын уртаклашкан һәм улымның истәлеген мәңгеләштерү эшендә катнашкан һәркемгә рәхмәт.


Подгорный авылыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган Виталий Комиссаровның әнисе Гүзәлия ханым да үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ефрейтор Комиссаров хәрби хезмәткә өлешчә мобилизация буенча 2022 елның 28 октябрендә чакырылган. 2023 елның 31 мартында һәлак булган.


— Һәлак булган егетләрнең гаиләләре, аларның туганнары һәм якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре өчен бу зур югалту, — диде район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, митингта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. — Бүген Ватаныбыз Көнбатыш белән көрәш алып бара, тынычлык һәм азатлык, үз җирендә яшәү хокукы, киләчәк буыннарның сугышларны күрмәве өчен көрәшә. Рәсәй армиясе вәкилләре азат ителгән җирләрдә илне, ватандашларны яклый һәм саклый, Рәсәй Федерациясе өчен турыдан-туры куркыныч тудыручы Украина җинаятьчел режимының хәрби инфраструктурасын юк итә. Бу егетләр чиксез батырлык, кыюлык, ныклык һәм фидакарьлек үрнәге булып тора. Аларның исеме Ютазы халкы хәтерендә мәңге сакланыр. 


Һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән райондашларыбызның — Илүс Кәримовның һәм Виталий Комиссаровның исемнәре алтын хәрефләр белән Ватан тарихына язылачак. Чөнки алар илебез өчен авыр сынау көннәрендә аның чакыруына җавап бирделәр, илебез чикләрен саклап, яшьли башларын салдылар.
Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев