Хис-тойгылар сүрелмәсен!
Агымдагы елның 21 октябрендә район мәдәният йортында Гүзәл Юнысова һәм Ринас Садыйковның никахларын теркәү тантанасы булды.
Гүзәл - Алабуга кызы. Шәһәрнең Дәүләт Педагогия институтында белем ала. Булачак татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ринас - Ютазы егете. Октябрьский төзелеш техникумында соңгы курста укый. Ринас - спортчы да. Бокс белән шөгыльләнүче егет төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша, туган авылы, район абруен яклап, яхшы күрсәткечләргә ирешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев