Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иң мөһиме – кешеләр иминлеге

Кичә Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җитәкчелегендә терроризмга каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

 

Утырыш эшендә Ютазы районы прокуроры Тимур Фатыйхов, Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Айваз Зыяров, авыл җирлекләре башлыклары, Ютазы районының террорчылыкка каршы комиссиясе әгъзалары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
Полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Айваз Зыяров җыелучыларны Ютазы районында үткәрелүче эшләр белән таныштырды, районга 30 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чаралар, шулай ук 2021 елның 1 яртыеллыгында райондагы миграция торышы турында мәгълүмат бирде. Ютазы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сергей Абрамов Белем көненә әзерлек һәм аны үткәрү чорында район мәгариф учреждениеләрендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча оештырылган чаралар белән таныштырды.
Әбсәләм һәм Кәрәкәшле авыл җирлекләре башлыклары авылларда терроризмны һәм экстремизмны кисәтү, шул исәптән дини өлкә буенча алып барылучы эшләр турында сөйләделәр. 
Утырышка йомгак ясаганда, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин барлык катнашучыларның игътибарын террористик янаулар һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта учреждение, оешма хезмәткәрләре белән өстәмә инструктажлар үткәрүгә юнәлтте. Утырыш барышында Республика көненә, районның 30 еллыгына һәм Белем көненә әзерлек, аны үткәрү чорындагы төп кагыйдәләр, ягъни Ютазы районы халкының иминлеген тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау чаралары ассызыкланды.
Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде, тиешле эш юнәлешләре буенча җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев