«Ялкын-фест» та кунакта
Ютазы районының «Беренчеләр Хәрәкәте» делегациясе «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган «Ялкын-фест» фестивалендә булды.
Балаларны яклау көнендә барча район мәктәп активистлары Казанда үткәрелгән «Ялкын-фест» күләмле чарасында катнашты.
Бәйрәм «Беренчеләр Хәрәкәте» белән берлектә оештырылды һәм бөтен Татарстаннан 5 меңнән артык баланы җыйнады. «Беренчеләр» командаларга бүленде, спорт, мәдәнияткә, блогингка һәм «Ялкын» журналына багышланган локацияләр аша бергәләп интерактив квест узды.
Бу көнне Кремль биләмәсе үзенең «идарә органнары» һәм интерактив мәйданчыклары белән Балачак шәһәренә әверелгән иде. Осталар шәһәре, интерактив күргәзмә, спорт зоналары, ярминкә, милли ашлар мәйданчыгы һәм башкалар — барысын карарга өлгер генә! Күркәм бәйрәм чарасына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.
Ютазы районыннан "Ялкын-фест"та 45тән артык кеше — Хәрәкәт активистлары катнашты. Алар мәдәни-күңел ачу чараларында катнашты, аш-су остаханәләрендә, этномаркетларда булды, блогерлар белән очрашты, район гербын рәсемгә төшерде һәм ГТО нормативларын тапшырды. Шулай ук спорт, мәдәният һәм башка юнәлешләргә багышланган локацияле
интерактив квест үтте.
Район "Беренчеләр«е уңай кичерешләргә баеды, онытылмаслык тәҗрибә туплады, үз командасын ныгытты һәм бик яхшы вакыт үткәрде! Экскурсия Район инвалидлар җәмгыяте Әлмәттә экскурсия белән. 30 май көнне Ютазы районы инвалидлар җәмгыяте вәкилләре Гүзәлия Шәрәфиева җитәкчелегендә экскурсия белән Әлмәт шәһәренә барды.
Кунакларны Әлмәт шәһәре инвалидлар җәмгыяте вәкиле Розалия Нурислам кызы каршы алды.
— Технопаркка бардык, анда безне җылы каршыладылар, чәй табынына чакырдылар. Аннары Технопарк буйлап сәяхәт иттек, күп яңалыклар белдек һәм хәтта әкәмәт экзотик хайваннарны да (попугайлар, балыклар, шиншиллалар) күрдек. Экскурсиядән соң — төшке аш һәм «Татарстан нефтенең 60 еллыгы» паркына сәяхәт.
Соңыннан Альметриягә киттек, анда байтак кызыклы тәҗрибәләр шаһиты булдык, соклануның чиге булмады. Әмма иң кызыклысы — «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенә бару. Анда без төрле музыка коралларын күрдек һәм яңгырашын тыңладык. Экскурсия ахырында һәркайсыбыз теләк әйтте һәм теләкләр барабанына сукты, — дип уртаклаша кичерешләре белән Ютазы районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Гүзәлия Шәрәфиева.
Сәяхәт искиткеч кызыклы, нәтиҗәле һәм дустанә мохиттә узды.
Анастасия МИХАЙЛОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев