Яңа ел бәйрәмнәрендә районда һәр көн саен 20 КамАЗ кар чыгарылган
«Вакытында җыештырылган кар безнең көндәлек тормышыбызда мөһим роль уйный», — ди «Яшелләндерү һәм төзекләндерү» предприятиесе директоры Эргаш Гаипов.
Ап-ак, ялтырап торган кар бөртекләре бездә һәрвакыт соклану һәм гаҗәпләнү хисләре уята. Ләкин үзенең шушы матурлыгына карамастан, кар күп кенә мәшәкатьләр тудыра һәм җыештыруны таләп итә.
Кыш саен безнең һәрберебез очрашкан төп мәшәкатьләрнең берсе — ул кар чистарту. Вакытында кар җыюның беренче һәм иң мөһим өстенлеге — хәвефсезлек. Карның күплеге, чын мәгънәсендә, куркынычка әйләнергә мөмкин: бу бозлавык, егылу һәм җитди җәрәхәтләр алу. Тулысынча чистартылган юллар һәм җәяүлеләр юлы безгә хәрәкәт иминлеген тәэмин итә, һәлакәтләр килеп чыгуны киметә. Әлеге мәсьәләнең җитдилеген аңлап, безнең районда барлык тормышны тәэмин итү хезмәтләре дә моңа җаваплы карады. Район башлыгы беренче атналык киңәйтелгән утырышта билгеләп үткәнчә, Яңа ел яллары гадәттән тыш хәлләрсез үткән. Ютазы районында кар җыештыру һәм чыгару белән «Яшелләндерү һәм төзекләндерү» предприятиесе шөгыльләнә. Яңа ел бәйрәмнәрендә күбебез ял иткәндә, предприятиенең кизү торучы хезмәткәрләре юлларны һәм җәяүлеләр юлын кардан чистартты. Яңа ел бәйрәмнәрендә һәр көн саен якынча 20 КамАЗ кар чыгарылган. Кар чистартуда барлыгы 13 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев