Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елны якты утлар белән каршылыйбыз

Ел саен район муниципалитеты тарафыннан учреждениеләр һәм предприятиеләр арасында уздырылучы иң матур Яңа ел бизәлеше бәйгесе иң яхшыларны ачыклады.

Бәйге нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде.

Предприятиеләр арасында беренче урынны «Ютазы элеваторы» җәмгыяте, икенче урынны «Урыссу химия заводы» җәмгыяте, өченче урынны «Электросоединитель» җәмгыяте яулады.

Район үзәге мәктәпләре арасында беренче урынны Урыссу башлангыч мәктәбе, икенче урынны Урыссу гимназиясе һәм өченче урынны Урыссуның 3 нче мәктәбе алды.

Район үзәгенең балалар бакчалары арасында беренче урында — Урыссуның 7 нче балалар бакчасы, икенче урында — 4 нче балалар бакчасы һәм өченче урында — 6 нчы балалар бакчасы.

Урыссу бистәсенең сәүдә объектлары арасында «Мебель» кибете иң яхшысы дип танылды, икенче урында — «Фарвин» сәүдә үзәге, «Стройснаб» җәмгыяте өченче урынны алды.

Авыл җирлекләренең административ биналары арасында беренче урынны Бәйрәкә авылы җирлеге, икенче урынны Акбаш һәм өченче урынны Әбсәләм авыл җирлекләре алды.

«Авыл җирлекләренең иң яхшы мәктәбе»: беренче урында — Яңа Каразирек авылы мәктәбе, икенче урында — Иске Урыссу һәм өченче урында — Акбаш мәктәбе.

«Авыл җирлекләренең иң яхшы балалар бакчасы»: беренче урында — Кәрәкәшле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, икенче урында — Подгорный, өченче урында — Бәйрәкә балалар бакчасы.

«Иң яхшы авыл мәдәният йорты»: беренче урынны Яссытугай мәдәният учреждениесе, икенче урынны Алма — Ата һәм өченче урынны Ташкичү алды.

Исегезгә төшерәбез, бәйге нәтиҗәләре район җитәкчелеге һәм башкарма комитеты бүлекләре вәкилләре составындагы бәйге комиссиясе рейды узганнан соң ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 30 декабрь кичендә район мәдәният йорты мәйданында узачак «Яңа ел чыршысында» үтәчәк.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев